Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илләр тыныч булсын

9 май бәйрәме – илебездәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне һәр җирдә  Сугыш ветераннарын зурлап, парадлар уздырыла. Һәйкәлләргә, мәңгелек ут янына салынган чәчәкләр – яу кырында ятып калганнарны искә алу, аларның батырлыгы алдында баш ию билгесе.    

Безнең Куады авылында сугыш ятимнәре белән очрашу кичәсе уздырылды.
Сугыш...кайсы гына гаиләгә, кемгә генә кагылмаган икән аның җилләре..
Ә сугыш ятимнәре? Күп инде алар. Безнең авылдагына да 81 ятим бала.
Бүгенге көндә аларның 8 е генә исән – саулар. Хәзер инде алар олы яшьтә ,
гомерләренең ахырына җитеп киләләр , үзләренең югалган балачаклары өчен 
дәүләттән игътибар , ярдәм өмет итеп , акрын гына бакый дөньяга күчә баралар. Кулларына корал тотып, “ура “ кычкырып һөҗүмгә бармасалар да ,
үлем белән йөзгә-йөз очрашмасалар да, сугыш михнәтен күп күрергә, ачлык газапларын кичерергә, ә иң авыры- ятимлекнең ачы шулпасын ,, туйганчы”эчәргә туры килгән авылдашларыбыз Шәймарданов Миннәхмәт, Кыямов Фаиз, Дәүләтшина Зөлфия, Шакирова Ярия, Нуриева Нәсимә, Агзамова Әлфия, Сафина Мөшәрәфә һәм Шаяхметова Сабира апаларга. Ачлык , ялангачлык, авыр хезмәткә түзеп булган әле. Иң аянычы- әтиләренең сугышта үлеп калуы, аларның ятим балага әйләнеп, әтиле балаларга кызыгып яшәүләре. Аларның балачаклары булмаган, аны сугыш урлаган! 
Көтү – иң авыр нәрсә, балаларның әниләре өлешенә әнә шул тигән...Бүген дә көтәләр әтиләрен күрмичә дә, әтием дип әйтмичә дә калган балалар көтә.
Бу язмам белән сугыш ятимнәренең исәннәренә озын гомер, сәламәтлек телим, бакый дөньяга күчкәннәргә дога булып ирешсен иде.Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бергәләп каршыларга язсын! Илләребезгә тынычлык бирсен бер Аллаһы!         
                                  
Лилия Гайсина,
Куады авылы китапханә мөдире                                                        

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев