Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кечкенә шахматчылар

Шушы көннәрдә районда мәктәпкәчә балалар арасында «Кечкенә шахматист» дип исемләнгән турнир узды, дип хәбәр итәләр районның мәгариф идарәсеннән.

11, 12, 13 май көннәрендә Новотроицкое авылының «Ромашка», Бәтке авылының «Аленушка», Новый поселогының «Березка» балалар бакчалары базасында шахмат турнирының сайлап алу турлары үтте. Әлеген уеннарда районнан җәмгысы 50 дән артык балалар катнашты. Финал уеннарына 12 бала чыкты. 
 Шахмат турнирының финал өлеше исә 17 май көнне Иске Җирекле авылының «Тургай» балалар бакчасында үтте. Сабыйларның һәркайсы җиңүгә өметләнеп, бар тырышлыгын осталыгын күрсәтеп шахмат уйнады. Аларның җитдилекләре, акыл җитезлеге һәм шахмат тактасы өстендә һәр адымны уйлап ясаулары жюри әгъзаләрен битраф калдырмады. 
 Киеренке һәм кызыклы уеннарда, финал этабы нәтиҗәләре буенча I урынны Түбән Суыксу авылының «Ак каен» балалар бакчасыннан Диләрә Ганиева, II урынны Комсомолец поселогының «Петушок» бакчасыннан Матвей Ерохин һәм III урынны Мусабай-Завод авылының «Кояшкай» балалар бакчасына йөрүче Ислам Хәмидуллин алдылар. 
 Турнирда катнашкан барлык балаларга да финалист дипломнары тапшырылды.


 /Фото район мәгариф идарәсеннән алынды

    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев