Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

 Уяу булырга кирәк – африка чумасы

 Май ае башында Самара өлкәсендә дуңгызларның африка чумасы белән авыру очраклары теркәлде. Аучылык хуҗалыкларында үлгән кабан дуңгызларыннан алынган анализларда африка чумасын китереп чыгаручы генетик материал ачыкланган. ТРсы буенча Россельхознадзор Иадарәсе янә бер кисәтә: дуңгыз тотучы шәхси хуҗалыклар, КФХ, дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләре малның африка чумасы белән авыруына бәйле шикләре туган очракта, бу хакта шунда ук район ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә тиеш. Авыру һәм шик тудырган малны башкаларыннан аерып алып тотарга кирәк. Шул ук вакытта барлык төр хайваннарны сугымга җибәрүне (кошны да) туктатып торырга, аларның итен, тиресен, мамыгын, каурыйларын сатудан тыелырга кирәк.

Африка чумасын булдырмау буенча профилактикага кагылышлы сораулар туган очракта, 8-(843)278-93-53 – Казан, 8-(8552)-51-31-01–(Чаллы шәһәре) телефон номерлары буенча ТРсы Россельхознадзор Идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.      
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X