19 июль 2021 яңалыклары
-
“Мәк-2021” операциясе
Республикабызда “Мәк-2021” операциясе дәвам итә. Аның дәвамында полиция хезмәткәрләре кыргый киндер үскән урыннарны ачыклап, аларныны юк итәләр.
-
Сүз кирәкми, эш кирәк
«Безнең район ял көннәрендә хәрби полигонны хәтерләтә: юл һәлакәтләре булмый калмый, әле тегендә, әле монда янгыннар чыгып тора. Шундый ситуацияләрдә кешеләрнең битарафлыгы шаккатыра: янгын вакытында беркем дә чиләк яки көрәк тотып ярдәмгә ашыкмый, этешә-төртешә фаҗигане телефоннарына төшереп калырга тырышалар». Әлеге сүзләр Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында яңгырады. Утырышта китерелгән саннар вазгыятьнең җитдилеген күрсәтә, һәм районда хәлләрнең уңайга таба бармавыннан гаҗиз булган комиссия рәисе Айрат Хәбибуллин сөйләшүне кискен тонда алып барырга мәҗбүр.
-
Коену урыннары юк
Тукай районы биләмәләрендә тиешле санитар нормаларга туры килгән, махсус җиһазландырылган су коену урыннары юк.
-
Мәктәпләргә барыр чак җитәр
Тукай районы яңа уку елына әзерлек дәвам итә. Бүгенге көндә авыл мәктәпләренең күбесендә ремонт эшләре бара.
-
Укытучылар ярдәмгә килде
Районыбыз кырларында урып-җыю темпларын арттыра. Ындыр табакларына олаулар кайтып кына тора.
-
Сәламәтлек сагында торучыларга – автомобильләр
Тукай районы үзәк дәваханәсенә беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен җиһазланган машиналарның чираттагы партиясе кайтты. Алар Күзкәй, Татарстан совхозы поселогы, Теләнче Тамак, Круглое Поле, Бәтке амбулаторияләренә, Әҗмәкәй һәм Шелнәбаш фельдшерлык-акушерлык пунктларына беркетелде. Медицина хезмәткәрләренә машина ачкыларын район башлыгы Фаил Камаев белән дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов тапшырдылар.
-
Һаваларда оча ике аккош
Бүгенгедәй хәтеремдә –1958 елның Сабантуе иде. И-и-и, күңелле дә була иде ул чакларда ел буе көтеп алынган Сабантуе. Мәйдан гөж килә, кая карама гармун уйныйлар, дәртләнеп бииләр. Мәйдан уртасында – төрле уеннар, көрәш...
-
Онытылмас мәхәббәт тарихы
Күзкәйдә сугыш алды елларыннан башлап һәм аннан соң да күп еллар муллалык вазифаларын башкарган Бәдерттин агай Фәрхетдиновның зифа буйлы, эшкә уңган, сылу һәм сөйкемле кызы Гайшәне урлап алып китәләр...
-
Корбан гаете мөбарәк булсын!
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим