Коену урыннары юк
Тукай районы биләмәләрендә тиешле санитар нормаларга туры килгән, махсус җиһазландырылган су коену урыннары юк.
Эссе көннәрдә күпләр карап та тормыйча елгаларга, күлләргә керәләр, комлыкта ятып кызыналар. Ә бит алардагы суның чисталыгына беркем дә гарантия бирә алмый. Авыл җирлекләре җитәкчеләренә елга һәм күл буйларында “Биредә су коену катыгый тыела!”, дип язылган күрсәткеч такталар куерга кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев