Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сүз кирәкми, эш кирәк

«Безнең район ял көннәрендә хәрби полигонны хәтерләтә: юл һәлакәтләре булмый калмый, әле тегендә, әле монда янгыннар чыгып тора. Шундый ситуацияләрдә кешеләрнең битарафлыгы шаккатыра: янгын вакытында беркем дә чиләк яки көрәк тотып ярдәмгә ашыкмый, этешә-төртешә фаҗигане телефоннарына төшереп калырга тырышалар». Әлеге сүзләр Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында яңгырады. Утырышта китерелгән саннар вазгыятьнең җитдилеген күрсәтә, һәм районда хәлләрнең уңайга таба бармавыннан гаҗиз булган комиссия рәисе Айрат Хәбибуллин сөйләшүне кискен тонда алып барырга мәҗбүр. 

Утырышта сүз юл һәлакәтләрен, янгыннарны кисәтү, урманнарга керү кагыйдәләренең үтәлеше турында барды. 
Юл-транспорт һәлакәтләрен алыйк. 2021 елның беренче яртысында булган 41 очракта 4 кешенең гомере өзелгән (2се – балалар), 60 кеше тән җәрәхәтләре алган (6 сы – балалар). Район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев белдергәнчә, һәлакәтләр саны узган елның алты ае белән чагыштырганда 2,5 процентка артык. Унсигез яшькә кадәрге балалар катнашында булган биш очракта 2 бала һәлак булган, 5 бала җәрәхәтләнгән.  
Балалар зыян күрмәсен өчен ниләр эшләнә соң? Шамил Мирсәетович мәгълүмат чараларында, мәктәпләрдә, балалар һәм ата-аналар арасында алып барыла торган аңлату эшләре турында сөйләде. Ләкин, аның фикеренчә, күрелгән чаралар җитәрлек түгел. Ул залда утыручы авыл җирлеге башлыкларына юл тамгалары төшерү һәм билгеләр урнаштырудагы җитешсезлекләр турында белдерде. Ильичевка, Иске Җирекле, Мерәс, Мусабай Завод, Новотроицкое торак пунктларында бетерелергә тиешле кимчелекләрне санады. Әйе, җирлек башлыкларына һәрвакыт таякның юан башын күтәрергә туры килә. Алар юлларны тәртипкә китерү, тамгалау өчен акча юклыкны сәбәп итеп күрсәтергә тырышсалар да, комиссия рәисенең  җавабы катгый булды: бернинди финанс чыгымы сорамый торган җитешсезлекләр дә күп әле. «Сүз кирәкми, эш кирәк, – диде ул. – Юл читендәге авышкан билгене турайтып борып кую, яки аны каплап торучы куакны чабып ташлау сезнең үзегезнең дә кулыгыздан килә». 
Мототранспорт йөртүчеләр катнашындагы һәлакәтләрнең арта баруы җитди проблемаларның берсе булып тора. «Ике бала берьюлы һәлак булганнан соң берәр ай тынып торган кебек булдылар да, хәзер тагын куркуны оныттылар», – диде Шамил Ганиев. Аның әйтүенчә, мототранспорт белән идарә итүдә кагыйдәләрне тупас бозуның 26 очрагы билгеле булган. Йөртү хокукы бирүче таныклыксыз (11 очрак), махсус баш киемсез (9), исерек хәлдә (3) йөрүчеләр күп булуы борчылырга мәҗбүр итә. Шамил Мирсәетович балаларын куркыныч астына куючы өлкәннәр, ата-аналар җавапсызлыгын билгеләп үтте. Һәм тагын да авыл җирлеге башлыкларын уяу булырга чакырды. «Җирлектә яшәүчеләрне сездән дә яхшы белүче юк. Без бергәләп эшләгәндә генә фаҗигаләрне булдырмый кала алабыз», – диде. 
Янгын чыгу очраклары узган елның беренче яртысы белән чагыштырганда күпкә артык. Быелгы янгыннарда 3 кешенең гомере өзелгән. Төп сәбәп – кешеләрнең саксызлыгы. Янгын күзәтчелеге хезмәте тикшерүләре нәтиҗәсендә ярты елда барлыгы 310 мең сумлык штрафлар билгеләнгән. Бакчачылык ширкәтләрендә профилактика эшенә ярдәм итү өчен 86 кеше җәлеп ителгән – 23 төркем оештырылган. Янгын хәбәре бирә торган автоматлар кую дәвам итә. 2016 едан башлап хәзергәчә барлыгы 6285 шундый прибор урнаштырылган. Бакчачылар, тимер-томыр төяп алып чыгу нияте белән  йөрүчеләрдән саклану өчен, бакчаларга керү юлларынга аркылы тимер-бетон плитәләр сала башлаганнар. Әмма янгын сүндерү хезмәте юлларны ябарга ярамаганлыгы турында кисәтә. 
 Алабуга урманчылыгының район участогы урманчысы Ирек Сафин әйтүенчә, урманнардагы янгынның 90 проценттан артыгы кеше гаебе белән чыга. Ул тукайлыларны, авылларга кунакка кайтучыларны урманнарга кермәскә, сак булырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Ирек Габделбәрович  хәбәр итүенчә, Тукай районында кагыйдәләр үтәлешен тәэмин итү максатында, янгын күзәтчелегенең  9 ирекле дружинасы оештырылган. Урманнарга керү юлларына, машиналар үтә алмасын өчен, шлагбаумнар куелган. Ризасызлык белдерүчеләр булуга карамастан, ул шлагбаумнар алынмаячак, чөнки алар законлы рәвештә урнаштырылган. 

Р..Зәкиев фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев