Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәтлек сагында торучыларга – автомобильләр

Тукай районы үзәк дәваханәсенә беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен җиһазланган машиналарның чираттагы партиясе кайтты. Алар Күзкәй, Татарстан совхозы поселогы, Теләнче Тамак, Круглое Поле, Бәтке амбулаторияләренә, Әҗмәкәй һәм Шелнәбаш фельдшерлык-акушерлык пунктларына беркетелде. Медицина хезмәткәрләренә машина ачкыларын район башлыгы Фаил Камаев белән дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов тапшырдылар.  

«Тукай районында, үзәк дәваханәдән тыш, халык сәламәтлеге сагында торучы  5 амбулатория hәм 56 фельдшер-акушерлык пункты бар. Беренчел медицина ярдәме күрсәтүне тизләтү өчен аларга автотранспорт бик кирәк», – дип белдерде  районның үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов. Аның аңлатуынча, әлеге автомобильләр «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Беренчел санитар-медицина ярдәме күрсәтүне ныгыту» программасы нигезендә  кайтартылган.  «Программа буенча кайткан машиналар биш амбулаториягә һәм ике ФАПка билгеләнде. Алга таба тагын 6 машина кайтуы көтелә. Безнең дәваханә балансында барлыгы 24 берәмлек техника булачак», – диде баш табиб.
«Лада Ларгус» нигезендә җитештерелгән җиңел машинаны тәгәрмәчле мини-амбулатория дип атарга була. Ул авырулар йөртү өчен носилка, беренче ярдәм җыелмасы тупланган сумка белән җиһазланган. Аяк-кулларын сындыручыларга тугым (шин) беркетү мөмкинлеге дә кайгыртылган. 
Яңа автомобильләрне, аларның эш өчен көйләнгән уңайлыкларын күргән фельдшерлар шатлыкларын яшермәделәр. «Әҗмәкәйдә миңа кадәр эшләгән фельдшер машина булмау сәбәпле киткән. Безнең җирлектә яңа микрорайоннар үсеп чыкты, халык саны арта бара, җәяү йөреп бетерү мөмкин дә түгел. Мин моңарчы үз техникамнан файдаландым. Махсус җиһазланган машинага ия булуыбызга сөенеп бетә алмыйм», – диде Әҗмәкәй фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Михаил Шабалин. Ул машинаны үзе йөртәчәк, чөнки ФАПларда шоферлар тоту мөмкинлеге әлегә юк. Ә менә амбулаторияләрдә шоферлар эшли. Круглое Полега тигән автомашина руле артына шофер Роберт Смаков утырды. Аның белән килгән фельдшер Резеда Хамматова әйтүенчә, моңа кадәр Круглое Поле һәм Бәтке амбулаторияләренең икесенә бер машина хезмәт иткән. Бу көннән алар һәр икесе дә яңа автомобильләргә ия булды. «Без моңа бик шатбыз. Поселогыбыз зур, дүрт меңгә якын кеше яши. Үзебезнең аерым транспортыбыз булгач, авырулар янына тизрәк барып җитә һәм хәлләрен җиңеләйтә алачакбыз. Үз эшебез дә җиңеләя төшәчәк», – дип шатлыгы белән уртаклашты Резеда Мөбарәковна. 
Баш табиб Галим Сабирҗанов машина ачкычларын алучыларны тәбрикләп, үз теләкләрен җиткерде: «Транспорт медицинада бик кирәк. Аның сыйфатлы, төзек булуы да мөһим. Медицина хезмәткәрләре, белгечләр, шулай ук машина йөртүчеләр дә бик кадерле. Кешеләр тормышы өчен җаваплылык сезгә дә төшә. Барыгызга да исән-сау эшләргә язсын», – диде районның баш табибы. 
Район башлыгы Фаил Камаев шулай ук яңа машинага ия булучыларның шатлыкларын уртаклашты.  «Сез – иң кирәкле һөнәр ияләре, авыл кешеләренә ярдәм итүчеләр. Көн дими, төн дими, пациентлар янына йөрисез. Транспорт булмаса, җәяүләп чыгасыз. Үз карамагыгызда машина булгач,  медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты яхшырыр, дип ышанам», – диде. Фельдшерларның руль артында утыруын район башлыгы вакытлы күренеш дип атады. «Киләчәктә алай булмас, чөнки сезнең үз вазифагыз бар – авыруларны кайгырту», – дип үз фикерен җиткерде.  Яңа машиналарга ия булуны Фаил Камаев Тукай районы сәламәтлек саклау системасын ныгыту  өчен бик зур ярдәм буларак билгеләде. «Районда һәм республикада медицина тармагын үстерүгә күрсәткән игътибары өчен без ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле булырга тиешбез», – дип белдерде. 
Без зур тизлекләр чорында яшибез. Хәзерге заманда бар нәрсә тиз кирәк, шул исәптән беренчел медицина ярдәме дә. Аны вакытында күрсәтә алу, әлбәттә транспорт белән тәэмин итүгә турыдан-туры бәйләнгән. Кешеләргә ярдәмгә ашыгучы медицина хезмәткәрләренең юллары имин, сәламәтлекләре нык булуын телибез. 

Р. Зәкиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев