19 май 2019 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары яңгыр һәм юеш кар турында кисәтә
Төнлә урыны белән республикада һава температурасы -2 градуска кадәр булырга мөмкин.
-
Дәү әнием
Яраткан газетама күптән язганым юк. Урта мәктәпне тәмамлап, Ижевск шәһәренең медицина академиясенә укырга керүемә дә сигез ай үтеп бара. Күрше төбәктә яшәсәм дә, «Якты юл» газетасыннан аерылганым юк. Интернет аша яңалыклар белән танышып барам, районыбыз хәбәрләре белән һәрдаим кызыксынып торам. Бу язмамда мин сезгә үземнең дәү әнием турында сөйләргә телим.
-
Туберкулез: ел саен флюорография үтү мәҗбүри
Районда узган ел туберкулез авыруыннан биш кешенең гомере өзелгән. Бу 100 мең кешегә 12,3 кеше дигән сүз. Район күрсәткече республиканыкыннан 4,2 тапкырга югарырак. Бу турыда үзәк дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов хәбәр итә.
-
19 май – Татарстан Матбугаты көне
19 май – Татарстан Матбугаты көне. Шул уңайдан без газетабызны даими укып бара торган абунәчеләр арасында сораштыру үткәрдек. Алар район басмасы турында үз фикерләре белән уртаклаштылар, үзләренең тәкъдимнәрен һәм теләкләрен әйттеләр.
-
Һөнәри бәйрәмегез белән!
Районыбыз хәбәрләрен, илебез һәм республикабыз яңалыкларын яктыртучы «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенең иҗат коллективын, газета ветераннарын һәм хәбәрчеләрен чын күңелдән Татарстан Матбугаты көне белән котлыйм.