Туберкулез: ел саен флюорография үтү мәҗбүри
Районда узган ел туберкулез авыруыннан биш кешенең гомере өзелгән. Бу 100 мең кешегә 12,3 кеше дигән сүз. Район күрсәткече республиканыкыннан 4,2 тапкырга югарырак. Бу турыда үзәк дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов хәбәр итә.
Үлүчеләр Круглое Поле поселогыннан (1 кеше), Сосновый Бордан (1), «Татарстан» совхозы поселогыннан (2), Кече Шилнәдән (1). Шуларның өчесе хроник авырулар булган, 2018 елда стационарда дәвалану алганнар. 1 кешенең туберкулезлы булуы үлгәч кенә ачыкланган. Яшәү урыны булмаган әлеге гражданинның флюорография мәгълүматлары бөтенләй юк. Тагын берсе туберкулез ачыкланганның икенче көнендә стационарда үлгән. Флюорография үткәненә биш елдан артык вакыт узган, кабат тикшерелмәгән, дәваланмаган.
2019 елның беренче кварталында бу авырудан үлүчеләр юк.
2018 елда туберкулез җиде кешедә беренче тапкыр ачыкланган. Алар: Түбән Суыксудан бер кеше, «Татарстан» совхозы поселогыннан – өч, Круглое Поледан – бер, Кече Шилнәдән – бер, Мерәстән бер кеше. Боларның дүртесе флюорографик тикшерүне вакытында үтмәгән, өчесе туберкулез өстенә ВИЧ-инфекцияле дә булган.
2018 ел ахырына районда актив туберкулезлы 13 кеше исәптә торган. 2019 елда алардан 3 пациент актив булмаган авырулылар рәтенә күчерелгән, ә Новотроицкоедан бер хатын-кыз активлар исемлегенә өстәлгән. Аның чире эштән медицина тикшерүе үткәндә ачыкланган. Актив авырулы кешеләр бүген Кече Шилнәдә, Комсомолецта, Яңа поселогында, «Татарстан» совхозы поселогында, Круглое Поледа, Мәләкәстә, Мусабай Заводта, Кнәздә һәм Новотроицкоеда яшиләр.
Быелның беренче кварталында районда 4769 кеше флюорография үткән. Бу планның 99,4 проценты дигән сүз.
Берничә категория гражданнар флюорография тикшерүен елга ике мәртәбә үтәргә тиешләр. Алар – туберкулезлы кешеләр белән элемтәдә яшәүчеләр, сәламәтләнеп исәптән төшкәннәр, туберкулез авыруын кичереп, үпкәләрендә үзгәрешләр булган кешеләр, психо-нарко учреждениеләрдә исәптә торган ВИЧ-инфекцияле пациентлар, төзәтү колонияләреннән азат ителгән гражданнар. Әйтергә кирәк, мондыйлар арасында үз вакытында тикшерү узмаган гражданнар да шактый.
Шикәр диабеты белән авыручылар, кортекостероидлар белән дәваланучылар, цитостатиклар һәм нур терапиясе алучылар, билгеле бер яшәү урыны булмаганнар, мигрантлар, эшсезләр һәрдаим үпкәләрен тикшертеп торырга тиешләр.
Бәхеткә, 2017-2018 елларда һәм 2019 елның беренче яртысында районда балаларның туберкулез белән авыруы теркәлмәгән.
Күпләр флюорография үтәргә чыннан да ашыкмый, чир мине әйләнеп үтәр дип уйлый. Туберкулез эчкечеләрдә, бомжларда, наркоманнарда, төрмәдә утыручыларда, ягъни начар шартларда яшәүчеләрдә генә була дигән ялгыш фикер яши бездә. Ә сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларга бу авыру кагылмый дип уйлыйбыз. Чыннан да, алкогольне күп куллану, наркотиклар белән мавыгу, тәмәке тарту, тиешенчә тукланмау инфекциянең үсешенә төп йогынты ясаучылар булып торалар. Шулай ук стресс, төрле хроник чирләр кичерүчеләргә бу авырудан аеруча сакланырга кирәк. Шунысын да онытмау мөһим – туберкулез таякчыгы йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә һава аша да йога. Аеруча тар бүлмәләрдә, халык күпләп җыела торган урыннарда куркыныч зур. Инфекциянең чыганагы – туберкулезның актив төре белән авыручылар.
Туберкулез турында нәрсә белү мөһим соң? Бу – Кох таякчыгы дип йөртелә торган микобактериядән барлыкка килә торган мәкерле һәм куркыныч чир. Дәваланмаганда туберкулез эшкә яраксызлыкка, инвалидлыкка һәм, иң куркынычы, үлемгә китерергә мөмкин. Туберкулез белән авыручы елына 10нан алып 25кә кадәр кешегә чирен йоктырырга сәләтле. Дөрес итеп дәваланмаганда авыручыларның яртысына якыны хроник чирлегә әйләнергә мөмкин.
Туберкулезның билгеләре – арыганлык, йокы туймау, хәлсезлек; аппетит югалу һәм гәүдә авырлыгы кимү; озак вакыт температура күтәрелеп йөрү һәм тирләү (гадәттә, төнлә); өч атна һәм аннан күбрәк вакыт йөткерү бетмәү, күкрәктә авырту тою; канлы төкерек килү. Ләкин кайвакыт авыру кеше үзен начар хис итми, эшли, бернидән дә зарланмый.
Үзеңне туберкулездан ничек сакларга? Һәр елны үпкәләргә флюорография тикшерүе үткәрергә кирәк. Бу чирне иртә стадиядә ачыклаганда аны тулысынча дәваларга була. Әгәр сез үзегездә туберкулез билгеләрен сизсәгез, тиз арада табибка мөрәҗәгать итү мөһим. Закон нигезендә, туберкулезны дәвалау түләүсез рәвештә башкарыла. Туберкулезны вакытында ачыклау өчен 15 яшьтән өлкәнрәк бар кеше дә ел саен флюорография үтәргә тиеш.
Авырудан туберкулезга каршы махсус препаратлар белән тулы дәвалау курсы үткәндә генә котылырга мөмкин. Дәвалану курсы бер ел дәвам итә. Ләкин үзеңне бик яхшы хис итсәң дә табиб киңәшләрен катгый рәвештә үтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев