Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

19 май – Татарстан Матбугаты көне

19 май – Татарстан Матбугаты көне. Шул уңайдан без газетабызны даими укып бара торган абунәчеләр арасында сораштыру үткәрдек. Алар район басмасы турында үз фикерләре белән уртаклаштылар, үзләренең тәкъдимнәрен һәм теләкләрен әйттеләр.

Люция Заманова, Яр Чаллы шәһәре:
– «Якты юл»га язылырга килдем әле. Беренче яртыеллыкка язылырга өлгермәдем, бик үкендем. Шәһәрдә торсам да, район яңалыклары белән кызыксынам.
Тумышым белән мин Теләнче Тамактан. Үземне белгәннән бирле, безнең өйдә район газетасын алып, укып бардылар. Әнием Җәүһәрия инде өлкән яшьтә – быел 90ын тутыра, Теләнче Тамакта яши. Шөкер, бүгенгәчә аягында, укый, кроссвордлар чишә. «Якты юл»ны бик ярата, газетадан тәм табып, ләззәтләнеп укый. Сез бастырган рецептларны җыеп бара, пешереп карый, миңа да өйрәтә. Газета-журналсыз ул үз тормышын күз алдына да китермидер.
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!

Рөстәм Әгъләметдинов, Теләнче Тамак авылы:
– Район газетасыннан барлык яңалыкларны белеп торабыз. Мин үзем 20 елдан артык руль артында, шуңа күрә аеруча « Юл хәрәкәте иминлеге» сәхифәсен кызыксынып укыйм. Шулай ук котлаулар, игъланнарны игътибар белән күзәтеп барам. Авылда ялгыз ир-атлар, хатын-кызлар күп, шуңа күрә танышу сәхифәсе ачсагыз бик отышлы булыр иде дип уйлыйм.
«Якты юл»ны без күптәннән яздырабыз. 40 елдан артык чыгасыз, шул вакыт дәверендә без дә укып барабыздыр. Әнием Нәкыя 1935 елгы, әлегәчә газетаны бер җөмләсен калдырмый укып бара. Әйтергә кирәк, бүген күп басмалар бетеп бара, халык Интернетка күчә, шуннан белә яңалыкларны. Ләкин «Якты юл» ябылмас, алдагы көннәрдә дә безне сөендереп торыр дип ышанам. Чөнки Тукай районы яңалыкларын, авылларыбыздагы кешеләрнең тормышын бары тик район газетасыннан гына укып белеп була.

Реклама

Лидия Фәртдинова, Мәләкәс авылы:
– Район газетасы «Якты юл»ны һәрвакыт яратып укыйм, чөнки монда районыбыз тормышы хакында төрледән-төрле мәгълүмат тупланган. Яңалыклар белән газета битләреннән генә түгел, шулай ук социаль челтәрдә урнаштырылган язмалары белән дә һәрдаим танышып барам, анда алып барыла торган бәйгеләрдә катнашам. Шунысы сөендерә, редакция хезмәткәрләре хәбәрчеләр, газета укучылар белән җылы, якты мөнәсәбәттә эш алып баралар. Район газетасы алга таба да үз укучыларын югалтмас, ул һәр өйдә көтеп алынып, сердәшче, киңәшче булып калыр дип ышанасы килә.
Редакция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлыйм! «Якты юл»чыларның юллары һәрвакыт якты булсын! Сезгә иминлек, рухи байлык, иҗади уңышлар, матур казанышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев