Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Районыбыз хәбәрләрен, илебез һәм республикабыз яңалыкларын яктыртучы «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенең иҗат коллективын, газета ветераннарын һәм хәбәрчеләрен чын күңелдән Татарстан Матбугаты көне белән котлыйм.

Күңелләрегездә иҗат ялкыны, рухи балкыш сүрелмәсен, каләмегез үткен булсын. 
Газетаның беренче саны чыгуга 43 елга якын вакыт узды. Ә бу еллар артында күпме томнар, аларда – район тормышы, авыллар, кешеләр язмышы, җиңүләр-чигенүләр. Илдә реформалар, сәясәттә үзгәрешләр барганда, тормышыбызда күп төшенчәләр яңа юнәлеш алганда «Якты юл» һәрвакыт кыйбласын югалтмаган, урталыкны сайлый белгән, туган җиргә, авыл мәнфәгатенә тугры чын авыл газетасы булып калды. Бүген дә сез, каләм осталары, язмаларыгыз белән күңелләргә өмет-ышаныч өстисез, авылның бүгенгесен кайгыртып, киләчәген күзаллап язган мәкаләләрегез белән рухиятны баетасыз. Газетада эшләүчеләр – вәзгыятьтә беренче юл яручылар. 
Әнә шул катлаулы, үтә җаваплы иҗат юлында мин редакция коллективына күңел сизгерлеге, иҗади табышлар телим. Сүзегез үткен-үтемле, хәбәрчеләрегез актив, укучыларыгыз күп булсын. Исән-сау яшәгез, сезгә гаилә бәхете, шатлык-куанычлар юлдаш булсын. 

Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Фаил КАМАЕВ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев