18 июль 2022 яңалыклары
-
Давыл узган
Кече Шилнә авылында чәршәмбе көнне гарасат чыгып, сарай түбәләрен каерган, очыртып алып киткән. Әле ярый кешеләргә зыян килмәгән. Ә Зур Шилнә авылында, ут баганасы авып, койманы җимергән.
-
Федераль юл төзелеше дәвам итә
Тукай районында М-7 трассасының өченче этабы төзелеше башланды. Булачак юл урыннарында агачларны кисү башланды. 2022 елның 12 июленә Комсомолец – Новотроицкое – Яр Чаллы юлыннан М-7 Яр Чаллы – Уфа трассасына таба юл эшчеләре 3,5 км дан артык юл буласы җирләрне чистартып үткәннәр.
-
Себерке бәйләүдә ярыштылар
Күзкәй авылында матур традиция яши. редә ел саен мунча себеркесен бәйләү буенча ярышлар уза. Быел да бу бәйгедә кече се дә, өлкәне дә ярышты.
-
«Геройлар иле» лагере көтә
2022 елның августында Тукай муниципаль районының «Саулык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы («КАМАЗжилбыт» ҖЧҖ) базасында «Геройлар иле» дип аталган хәрби-тарихи лагерь сменасы узачак.
-
Яшьләргә грантлар бирелә
30 июльдә Казанда «Яшьләр эше» дигән бушлай белем бирү программасы старт ала: 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр эш башлаучы эшкуарлар тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә бизнес ача һәм, үз идеяләрен тормышка ашыру өчен, ярты миллион сумга кадәр грант ала алачаклар. Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, аны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган МКК нең «Минем бизнес» үзәге оештыра. Укулар остазлар – бизнес милекчеләре һәм коучлар җитәкчелегендә узачак.
-
Депутат ФАП төзелеше белән танышты
Бу атнаның сишәмбесендә Тукай районына РФсе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде. Ул Мусабай Завод авылында милли проект кысаларында төзелүче фельдшер-акушерлык пунктының төзелеш эшләре белән танышты. Аннары, депутат район хакимиятендә район халкын кабул итте.
-
Акча алырга гариза гына кирәк
Пенсионерларга яңа түләү турында сөйләделәр. Мондый түләүне бер тапкыр гына алырга мөмкин булачак. Ә пособиене билгеләгәндә Хакимият еллар санына һәм бергә яшәгән вакытка караячак. Бу хакта пенсия эксперты Сергей Власов сөйләгән .
-
АО «Транснефть - Прикамье» в первом полугодии исследовало около 7,5 тыс. проб воды, почвы и воздуха
АО «Транснефть – Прикамье» подвело итоги деятельности лабораторий эколого-аналитического контроля за 6 месяцев 2022 года. Специалисты выполнили около 7,5 тыс. исследований проб воды, почвы и воздуха. Результаты свидетельствовали об отсутствии нарушений установленных нормативов.
-
Мәктәпләрдә ремонтның кызган чагы
Яңа уку елының башлануына әле ай ярым вакыт калып барса да, район мәктәпләрендә әзерлек эшләре гөрли: бина эчендә дә, аның тышкы ягында да мәктәп коллективы көче белән косметик ремонт ясала, идәннәр, стеналар буяп, яңартыла. Шул ук вакытта районда быел яңа белем бирү учрежденияләре дә төзелә, мәктәпләрдә, мәктәп ашханәләрендә капиталь ремонт буенча эшләр бара.
-
Ул чын җыр улы иде
Якын кешең турында”иде” дип язуы бик авыр. Заманында тырыш хезмәте белән районда гына түгел, респуликада танылган Фоат Вильдановнын вафаты аяз көнне яшен суккан кебек булды. Лаеклы ялга чыгып, уллары,оныкларына куанып, Маһиясы белән тыныч кына яшәп яталар иде.Тыныч кына дисәң дә инде, ул һәр нәрсәне йөрәге аша уздырып, әтиләренең эшен дәвам иттерүче уллары өчен борчылып, уңышлары өчен шатланып, бай тәҗрибәсен уллары күңелнә сеңдерергә тырышып яши торган уйлы кеше иде. Минем өчен исә Фоат Габделхак улы якын дус та, бер үк вакытта җитәкчелек хезмәтемдә остазым да булды.
-
Июль аеннан безне нинди үзгәрешләр көтә?
Солдат кызы, солдат анасы Июльдән, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, хатын-кыз хәрби хезмәткәрләр бала карау өчен пособиене калган барлык аналар кебек үк алачак. Погонлы ханымнарга пособиеләрнең максималь күләме мәҗбүри социаль иминиятләштерү системасына кертелгән погонсыз аналар өчен билгеләнгән айлык пособие күләменә җитәчәк. Исегезгә төшерәбез: хәрби хезмәткәрләр социаль иминиятләштерү системасына кертелми һәм шуңа күрә аларның яшь ярымга кадәрге баланы карау өчен пособиесе гадәти аналарныкыннан күпкә ким иде. Менә хәзер әлеге гаделсезлек юкка чыгарыла. Пособие акчасы ике тапкырдан күбрәк артып, 31 мең сум чамасы тәшкил итәчәк.
-
Юл ремонтка ябылды
Яр Чаллы- Борды юлында, Түбән Суык-Су һәм Кувады авыллары арасындагы юл киселешендәге күпердә юл өслеге кубып төшкән. Күпернең җимерелгән ягына киртәләр һәм тиешле юл билгеләре куелды.
-
Ветеранга 95 яшь
Калмаш авылында яшәүче тыл ветераны Мөслимә Авзалетдин кызы Вилдановага 95 яшь тулды Аны юбелее белән котларга район ветераннар Советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева , Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина килде.
-
Субсидияләр бирәләр
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарны каплауга заявкалар сайлап алуны игълан итә.
-
Маршрутны алдан планлаштырыгыз
Тукай муниципаль районы Яр Чаллы – Борды автомобиль юлының 5,79 нчы чакрымында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Хәрәкәтне чикләү күпернең ремонт эшләре тәмамланганчы гамәлдә булачак. Урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге Яр Чаллы - Сарман, «Яр Чаллы - Сарман» – Борды, Яр Чаллы - Зәй – Әлмәт, Яр Чаллы – Борды автомобиль юллары, шулай ук федераль әһәмияттәге М-7 «Волга», Муса Җәлил проспекты һәм Яр Чаллы шәһәре проспекты автомобиль юллары тәкъдим ителә.