Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ул чын җыр улы иде

Якын кешең турында”иде” дип язуы бик авыр. Заманында  тырыш хезмәте белән районда гына түгел, респуликада танылган Фоат Вильдановнын вафаты аяз көнне яшен суккан кебек булды. Лаеклы ялга чыгып, уллары,оныкларына куанып, Маһиясы белән тыныч кына яшәп яталар иде.Тыныч кына дисәң дә инде, ул һәр нәрсәне йөрәге аша уздырып, әтиләренең эшен дәвам иттерүче уллары өчен борчылып, уңышлары өчен шатланып, бай тәҗрибәсен уллары күңелнә сеңдерергә тырышып яши торган уйлы кеше иде. Минем өчен исә Фоат Габделхак улы якын дус та, бер үк вакытта җитәкчелек хезмәтемдә остазым да булды.

Армия хезмәтен тутырып кайтканнан соң Фоат солдат киемнәрен дә салмыйча , Ильбухтино” совхозына эшкә килде.Ана хәтле Минзәлә авыл хҗалыгы техникумын тәмамлаган егетнең эшкә чорыслыгын күреп, управляющий итеп куйдылар.Күп тә үтми егеткә директор урынбасары вазыйфасын йөкләделәр.Биредә дә үзен эштә күрсәтә белде. Ә инде аны “Камский” совхозына директор итеп кую үзе өчен дә бөтенләй көтелмәгән вакыйга булды. Хуҗалык шактый таркау, монда хәл җиңелләрдән түгел. Җитмәсә,янәшәдә генә зур төзелешләр барган чак.Кешеләр күпләп авылдан китә. Нидер эшләргә, бу агым ул вакытта барлык җитәкчеләрнең дә теңкәсенә тиде—эшче куллар җитмәү зур проблема иде.Яшь җитәкче(аңа әлеул чагында 30 яшь кенә иде) бу хәлдән чыгу юлын тапты. Ничек итсә итте, кешеләргә хезмәт хакы түләүне тәртипкә салды, эшне оештыра белүе, кирәк чакта ярдәм кулы сузуы белән абруй казанды ул.Ниһаять, кешеләр аңа ышанды.Әле шунысы да игътибарга лаек: авыл халкы белән аралашып , аларның сулышын тоеп яшәү өчен Фоат Габделхакович гаиләсе белән совхозның  төп усадьбасы-- Кече Шилнә авылына күчеп килде. Ул яхшы белә иде, бары тик кешеләргә, бигрәк тә пенсионерларга, сугыш ветераннарына ярдәмле булсан, эшчеләр күңелендә хуҗалыкның киләчәгенә ышанычы арта. Истә әле,2006 елда аның исеме“Россиянең атаклы кешеләре” энциклопедисенә кертелде. Төрле елларда югары органнардан бирелгән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт Хатлары да бихисап. Россия агросәнәгать тармагын үстерүгә куйган тырышлыгы  өчен Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры  Алексей Гордеевнын Фоат Вильдановка , хезмәте өчен рәхмәт әйтеп,уникаль алтын сәгать тапшыруы да истә.
  Карап торуга Фоат бик тыныч холыклы, басынкы кеше сыман, рәхәтләнеп аралаша ,тик торганда бәхәскә дә керми. Ә менә хуҗалык итүдә берәр яңалык турында белсә, аны тормышка ашыру,эштә куллануга кертү өчен теләсә нинди дәрәҗәле кешеләр белән бәхәскә керә, акыллы нәтиҗә ясый белә иде. “Камский” совхозында аның тынгысызлыгы, тырышлыгы белән, районда беренче буларак ,бәрәңе игү тулысынча механикалаштырылды. Еллар барышында Фоат Габделхаковичнның тырышлыгы, тынгысыз холкы аны республика күләменә авыл хуҗалыгы тармагында танылган белгеч дәрәҗәсенә күтәрелергә ярдәм итте. Күп санлы дәүләт бүләкләре шул хакта сөйли.Әйтик, без коллегалары аның “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнүен хуплап каршыладык.Чөнки бик тә лаек иде ул бу бүләккә.Аннары  хуҗалык ел йомгаклары буенча югары нәтиҗәләргә ирешкәч ул “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнде. Эштә яна белде, мәрхүмкәем, башкаларны да үз артыннан әйдәде.Кемдер таптаган, искергән юлдан бармады,алдан күрә белде, үзенә алга бару өче яңа юл яра иде.Фоат Габделхакович шәһәр катында гына урнашкан крестьян хуҗалыгын яңа үрләргә күтәрү өчен көчен дә, йөрәк ялкынын да кызганмады. Тынгысыз хезмәте өстенә читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Биш чакырылышта Тукай район советы депуаты итеп сайланды,анда авыл хуҗалыгы буенча район советынын даими комиссиясен җитәкләде. Ул Татастанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре,Хезмәт ветераны.Берничә тапкыр районда рәсми рәвештә “Алтын йөрәкле кеше” дип танылды. Авыл гомер бакый үзара ярдәм белән яшәде. Фоат Габделхакович авылдашларына гел ярдәмле булды: терлек асрау өчен азыгын,кирәк чагында транспортын бирде, йорт сала, каралты-кура яңарта башласалар ярдәменнән ташламады.
 Гаиләсе сокланырлык.Җәмәгате Маһия аның ышанычлы таянычы, киңәшчесе булды.Бергәләп менә дигән ике ул үстерделәр. Алар әтиләренен гомерен багышлаган хезмәтен дәвам итә
 Бу көннәрдә “Камский” совхозына багышланган (авторы Нина Шипкина)  Фоат үзе миңа култамга белән бүләк иткән “Верность земле” дигән китапны кабат-кабат кулыма алам. Фотосурәтләрдә Фоатның  иңгә-иң куеп совхозыны яшәткән,югары үрләргә күтәргән хезмәттәшләре.Кайберләре якты дөньяда юк инде.Аларны гел сагынып искә ала идек. Менә чын җир улы Фоат үзе дә мәңгелеккә китеп барды.Җитәкче булып эшләгәндә ул миңа якын дус та, үрнәк алырлык хезмәт каһарманы да иде.Урыны җәннәт түрләрендә булсын.
Илгиз Хәсәнов, хезмәт ветераны

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев