18 июль 2022 яңалыклары
-
Күпер аша чыкканда саклык сорала
Түбән Суык-Су авылы янында Куады авылы юнәлешендә инеш аша күпернең өслек конструкциясе җимерелде.
-
Тормышлары балдай татлы
Эшчән, пөхтә кеше турында безнең халыкта: «Бал корты сыман» дигән әйтем бар. Иштирәк авылында гомер итүче Разилә Мулланур кызы белән Фәргать Әсгать улы Хәсәншиннар нәкъ менә бал кортлары сыман эшчән, тынгысыз һәм пөхтә кешеләр.Яшьлектә бер-берсен яратып кавышкан парларның мәхәббәте олыгаю чорында тагын да матуррак төсмерләр белән баетылган. Алар бер-берсен сүзсез дә аңларга өйрәнгән. Ягымлы күз карашы, үзара җылылыкның ихластан булуы сизелеп тора. Фәргать әфәнденең хатынына шаярту катыш эндәшүләре тормыш мәшәкатьләрен, көндәлек ыгыз-зыгы – авылдагы тавык чүпләсә дә бетмәс эштән арыган күңелгә ял бирәдер ул.