Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормышлары балдай татлы 

Эшчән, пөхтә кеше турында безнең халыкта: «Бал корты сыман» дигән әйтем бар. Иштирәк авылында гомер итүче Разилә Мулланур кызы белән Фәргать Әсгать улы Хәсәншиннар нәкъ менә бал кортлары сыман эшчән, тынгысыз һәм пөхтә кешеләр.Яшьлектә бер-берсен яратып кавышкан парларның мәхәббәте олыгаю чорында тагын да матуррак төсмерләр белән баетылган. Алар бер-берсен сүзсез дә аңларга өйрәнгән. Ягымлы күз карашы, үзара җылылыкның ихластан булуы сизелеп тора. Фәргать әфәнденең хатынына шаярту катыш эндәшүләре тормыш мәшәкатьләрен, көндәлек ыгыз-зыгы – авылдагы тавык чүпләсә дә бетмәс эштән арыган күңелгә ял бирәдер ул. 

 – Фани дөнья – катлаулы. Нигә аны гадиләштермәскә? Күңелдәге матур хисләрне тормыш иптәшеңә җор сүзләр аша да җиткерергә була. Тормышның яме – үзара аңлашып, бер-береңнең кадерен белеп яшәүдә. Хатын-кыз – радио сыман, сөйләп тора. Аны ишетәсең. Ә менә тыңлый белү – һәркемгә дә хас түгел. Ә бит, нәкъ менә тыңлый белергә һәм аны аңларга кирәк. Өч көнлек дөньяда эшләп тә, яшәп тә калырга өлгерергә, – ди Фәргать Әсгать улы.
Яшәп калу. Бу – дөрес итеп, Аллаһ Тәгалә кушканча итеп яшәү турында әйтелгән сүз. Разилә белән Фәргать Хәсәншиннарның мантыйгы шуңа тарта – язмышыңа канәгать булып, булганына шөкер итеп, игелекле балалар үстереп, үзеңнән соң изге бала калдырып. 
 – Без Түбән Кама шәһәрендә, химзавод тулай торагында яшәгәндә таныштык. 1981 енче елны өйләнештек. Барысы да әле яңа гына булган кебек. Ә бит 41 ел никахыбызга. Ул сизелмичә дә үтте, – ди Разилә ханым.
Хәсәншиннар – Түбән Кама шәһәрендә яшәгәгәннәр. Тумышы белән Әлмәт районы Елховой авылыннан булган Фәргать Хәсәншин Түбән Камада химзаводта слесарь-ремонтчы булып хезмәт куя. Эше аеруча зарарлы булганга 50 яшьтән пенсиягә чыга. Разилә ханым гомере буе сәүдә системасында халыкка хезмәт күрсәткән ханым.
–    Хатыным шушы җирлектән – Иштирәк кызы. Без бу йорт-җирне дача итеп тоту максатыннан алган идек. Бабай – Разиләнең әтисе Мулланур Әхмәтша улы Әхмәтшин – умарта тотты. Шушы нәзберек эшкә безне дә өйрәтте. Ата кешенең баласына биргән иң зур бүләге – өйрәтеп калдырган һөнәре, диләр. Бабайга рәхмәтлебез. Утыз ике ел умарта тоту чорында күп нәрсәгә үзлегемнән дә өйрәндем, тормыш һәм эш тәҗрибәсе белән килгәнннәре дә байтак. Заводта арып-талып эшләп кайтканнан соң ашкынып авылга чаба идек. Биредә бал кортлары белән аралашу күңелгә рәхәтлек бирә. Аларның гөжләве дә музыка сыман тоела. Ана кортның авазын тыңлый белү мөһим. Умарта гаиләсендә ул – королева. Бал кортлары – искиткеч җан ияләре. Алардагы зиһен, алардагы тәртип, пөхтәлек – соклангыч. Һәммәсенең үз шөгыле, шуны зур төгәллек белән үтиләр. Кеше бераз гына бал кортларына охшарга тырышса – тормышта тәртип булыр иде, – ди умартачы.  
–    Бу кадәр бәрәңге җирен, яшелчә, җиләк-җимеш түтәлләрен ничек эшкәртәсез? – дим чүп әсәре күренмәгән, зур мәйданны биләгән бакчага ишарәләп. Хәсәншиннар мәгънәле генә елмаялар.
–    Чүп үсеп ятмасын дип янәшәдәге урынны сатып алдык. Өе – кышлыкта умарталар өчен менә дигән урын – омшанник, җирен эшкәртәбез – уңыш бирә. Безне әти-әни эшкә өйрәтеп үстерде. Туганнар белән дус-тату яшәргә нәсыйхәт кылып. Игезәгем Ләйсирә – сер сандыгым. Абыем бик яхшы кеше иде, урыны Җәннәттә булсын. Ирем ишле гаиләдә яхшы тәрбия алып үскән,  – дип әти-әни, каенана-каенатасын, туганнарын җылы итеп искә ала Разилә ханым. 
«Һөнәрленең – кулы алтын» диләр. Фәргать Хәсәншинның бакча тотарга, мал асрарга «ярдәмче»ләре бар икән. 
 – Печән җыя торган, бәрәңге арасын ера торган җайланма ясадым. Шушы техникалар вакытны янга калдыра. Кул көче белән генә бу кадәр җирне эшкәртү күп вакыт сорый, байтак энергия таләп итә. Заманасы шундый, эшне механикалаштыру – көн таләбе. Аннары, улыбыз Рамил белән киленебез Лена, кызыбыз Гөлназ белән киявебез Марат – эшсөючәннәр. Аллаһка шөкер, игелекләрен күрәбез. Өч онык та бездән калышмый, – ди бәхетле парлар.
Умарта тоткан кеше – бай була. Эше барның ашы бар, дигәндәй. Быел бал уңышы ничегрәк булыр икән? – дим. 
 – Иң мөһиме – күңелең бай булсын. Аллаһ биргәнгә канәгать булу – зур байлык. Үткән ел корылыклы булса да, бал әйбәт чыкты. Быел да яхшы булачак, ин шәә Аллаһ. Дөресен генә әйткәндә, кайбер умартадан бал яхшы алына, ә кайберсе – үзенә җитәрлекне генә җитештерә. Умарта оясы төрле була. Уртача кушып исәпләгәндә, һәр умартадан уртача 30 литрлы бер чиләк бал алабыз. Менә бу умарта оясы – бик эшчән гаилә. Алардан 80 кг бал алу мөмкинлеге бар. Ә янәшәсендәгесе – үзенә җитәрлекне генә әзерләр сыман. Кәрәз рамнарын юкәгачтан үзем ясыйм, тимерчыбыгын тарттыруның җайлы ысулын уйлап таптым. Элегрәк 50-60 сарык тоттык. Ел саен сугымга икешәр үгез асрый идек. Быел бер үгез бозау, 50 бройлер чебеше алдык. Өч гаиләгә җитә уртак хезмәт белән табылган ризык, – дип үз куллары белән җитештергән нигъмәтнең бәрәкәтле булуын искәртә алар.
«Аягың тапылдама, авызың шапылдамый», дигән ата-баба. Тату, матур гаиләдә рухи байлык та, матди байлык та бихисап. Сәламәт булсыннар һәм шул зур  нигъмәтләр саекмасын!
/ фотолар Рөстәм Зәкиевтан алынды 
   

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев