17 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Чираттагы «Тоннель»
18 сентябрьдә район ЮХИДИ инспекторлары Мәскәү – Уфа трассасының 1062нче километрына чираттагы «Тоннель» рейдына чыга.
-
Камал театры, сишәмбе репетицияләрен бетереп, “Яшьләр сишәмбесе” проектын башлый
Бер кичтә 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр өч пьеса тәкъдим ителәчәк.
-
Ничек үз эшеңне башларга?
Һәрберебез көтмәгәндә эшсез калырга мөмкин. Кемдер яңа эш эзли башлый, кемнеңдер «кулы төшә», ә кемдер, киресенчә, үз эшен башларга ният кыла. Нәкъ менә тиешле шәхси һәм һөнәри потенциалы булган, үзләренә эшләргә теләүчеләр өчен 2019 елның 1 гыйнварыннан «һөнәри керемгә салым», «Махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында»гы 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
-
Аның кулында – терлекләр сәламәтлеге
Бүгенге көндә районда 8 эре хуҗалык, 89 крестьян-фермер hәм 19151 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Алар игенчелек, терлекчелек hәм орлыкчылык белән шөгыльләнә. Терлекчелек тармагының җитештерүчәнлегенә ветеринария хезмәтенең ничек эшләве зур тәэсир ясый. Терлекләрнең йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларын искәртү, терлекчелек продуктларының хәвефсезлеген тәэмин итү, район территориясенә республика чикләреннән төрле авырулар кертүне булдырмау кебек мөhим мәсьәләләр ветеринария табибларының иң төп бурычы. Шунысы да мөhим, бу эшчәнлек ветеринария берләшмәсе тарафыннан районда югары дәрәҗәдә куелган. Соңгы елларда районда куркыныч авырулар күзәтелмәве дә, эпизоотик хәлнең иминлеге дә моны дәлилли. Хуҗалыкларда ветеринария хезмәте ничек оештырылган соң? Без «Р-Агро» хуҗалыгына чыгып, ветеринар табибның бер эш көне белән танышып кайттык.
-
Сәламәтлеге чикле балалар өчен “Мәгариф” проекты буенча 17 мәктәп яңартылган
Татарстанда быел "Мәгариф" илкүләм проекты буенча 97 мәктәптә цифрлы һәм гуманитар профиль үзәкләре оештырылды һәм күп профильле лицей ачылды.
-
Туендыручысын югалткан балага 18 яшь тулгач, пенсия түләү дәвам итәчәкме?
Сорауларга Пенсия фондының Тукай районы буенча клиент хезмәте җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев җавап бирә.
-
Татарстан укучылары октябрьдән концерт, спектакль, кинога бушлай йөри алачак
Балалар үз тәэсирләрен махсус көндәлектә язачаклар һәм уку елы ахырында уен формасында мәдәни норматив тапшырачаклар.
-
“Ак Барс” хоккейчылары бер алка өстенлек белән җиңү яулады
19 сентябрь ике Татарстан хоккей командасы көч сынашачак.
-
Бабайлар әйткән : “Үзен иркәләгәнне бер көн дөнья типкәләр”,- дигәннәр
Һава торышы.