Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Туендыручысын югалткан балага 18 яшь тулгач, пенсия түләү дәвам итәчәкме?

Сорауларга Пенсия фондының Тукай районы буенча клиент хезмәте җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев җавап бирә.

Сорау: Минем улым туендыручысын югалту сәбәпле пенсия ала. Тиздән аңа 18 яшь тула. Быел югары уку йортына керде. Аңа пенсия түләү дәвам итәчәкме?

Җавап: Туендыручысын югалту буенча пенсия әтисен яки әнисен, яисә икесен дә югалткан балаларга билгеләнә. 18 яше тулгач яки мәктәпне тәмамлагач әлеге акчаны түләү туктатыла. Ләкин югары һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортларына көндезге бүлеккә кергәндә пенсия укуны тәмамлаганчы (әмма 23 яшь тулганчы гына) бирелә.
Әгәр студент нинди дә булса сәбәп белән (үз теләге белән, армиягә чакырылу) уку йортыннан китсә, икенче айдан башлап түләү туктатыла. 
18 яшь җәйгә кадәр үк тулган булса, мәктәпне тәмамлап, укырга кергәнче җәйге каникуллар вакытында пенсия туктатылып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев