Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Аның кулында – терлекләр сәламәтлеге

Бүгенге көндә районда 8 эре хуҗалык, 89 крестьян-фермер hәм 19151 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Алар игенчелек, терлекчелек hәм орлыкчылык белән шөгыльләнә. Терлекчелек тармагының җитештерүчәнлегенә ветеринария хезмәтенең ничек эшләве зур тәэсир ясый. Терлекләрнең йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларын искәртү, терлекчелек продуктларының хәвефсезлеген тәэмин итү, район территориясенә республика чикләреннән төрле авырулар кертүне булдырмау кебек мөhим мәсьәләләр ветеринария табибларының иң төп бурычы. Шунысы да мөhим, бу эшчәнлек ветеринария берләшмәсе тарафыннан районда югары дәрәҗәдә куелган. Соңгы елларда районда куркыныч авырулар күзәтелмәве дә, эпизоотик хәлнең иминлеге дә моны дәлилли. Хуҗалыкларда ветеринария хезмәте ничек оештырылган соң? Без «Р-Агро» хуҗалыгына чыгып, ветеринар табибның бер эш көне белән танышып кайттык. 

«Р-Агро» хуҗалыгы районда алдынгы предприятиеләрдән санала. Биредә 1125 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 600е савым сыерлар. Малларны карап тоту, алардан югары продукция алу өстендә барлыгы 115 хезмәткәр эшли. 
Терлекләрнең сәламәтлеге өчен хуҗалыкның баш ветеринар табибы Илшат Рамазанов җавап бирә. Ул тәҗрибәле белгеч, ветеринариядә күп еллар эшләгән кеше. Узган ел ул Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Быел аңа республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының мактау грамотасы бирелде. 
– Әтием гомер буе шофер булып эшләде. Әнием – фермада. Аңа гел ияреп, аннан калышмыйча мин дә фермага эшкә йөри идем. Я малларның ашарларына салам, я су бирәм, я асларын чистарта идем. Малларның да кешеләрнеке кебек үк күңеле бар, алар да бит җан ияләре... Аларсыз авыл хуҗалыгын бер дә күзаллап булмый, аларсыз тормышның дә яме юк кебек... Балачактан шушы уйлар күңелемә кереп калды да инде. Мәктәпне бетергәч, Минзәлә районының авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Хезмәт юлын ветеринария фельдшеры буларак Биклән авылының Чкалов исемендәге хуҗалыгында башлап җибәрдем, – дип үзе белән таныштырды ул.
Илшат Галимуллович бу хуҗалыкта 1989-2000 елларда эшләгән. Ул чорда аның карамагында 250-300 баш мөгезле эре терлек булган. Эшләгән вакытта ветеринар табиб хуҗалыкның малларын куркыныч авырудан – лейкоздан арындырган. Нәкъ менә Илшат Галимуллович ничәмә-ничә чирле малны аягына бастырган. Хуҗалыкның җитештерүчәнлеге дә күпкә арткан. 
– Илшат намус белән эш итүче, башлаган эшен җиренә җиткереп үтәүче, hәрвакыт маллар янында бөтерелеп йөрүче, авыл җанлы hәм бик тә җаваплы карашлы чын ветеринар табиб ул, – дип сөйли бүген аның турында элеккеге хезмәттәшләре.
Илшат Галимуллович «Р-Агро» хуҗалыгында 1991 елда ветеринар булып эшләп алган. Аннан соң кабат Чкалов исемендәге хуҗалыкта эшен дәвам иткән. Быелдан ул янәдән «Р-Агро» предприятиесендә эшли. Без хуҗалыкка килгән көнне ул ярдәмчесе Светлана Хәкимуллина белән сыерлардан кан алу белән мәшгуль иде.
– Эш көнем иртәнге 5тә башлана. Беренче булып малларны йөреп тикшереп чыгам. Чирле мал булса, шунда ук аны дәваларга тотынабыз, – дип сөйли ул эш көне турында. 
Сыерларның еш авырый торган чире – мастит, ди ул. Гадәттә әлеге авыру сыерның сөтен савып бетермәгән чакта, аны көтүлектә сөзгән очракта, савым аппаратының вакуумы дөрес эшләмәгән вакытта килеп чыга дип аңлата. Авырган сыерның имчәкләре катылана, температурасы күтәрелә, әлбәттә инде, сөте кими, ди белгеч.
– Малны мастит авыруына кенотест белән ай саен тикшереп торабыз. Алынган анализлар уңай нәтиҗәне күрсәткән очракта малны шунда ук антибиотиклар белән 10 көнлек дәвалауга куябыз. Элек пенициллин кулланып эшләсәк, хәзерге заманда көчле антибиотиклар белән эшлибез. Малны шулай дәвалыйбыз, – ди табиб.
Аның сүзләренчә, тагын бер куркыныч авыру булып малларның лейкоз һәм бруцеллез авырулары санала. Шушы көннәрдә хуҗалыкта әлеге авыруларга тикшерү эшләрен башлап та җибәргәннәр. Кичә 164 баш малдан кан алынган, бүген – 105еннән. Барлык алынган кан район ветеринария берләшмәсенең лабораториясенә тикшерүгә җибәрелгән. 
– Чирле мал ачыклана икән, андый малны шунда ук ит комбинатына җибәрү күздә тотыла. Шөкер, бүгенгә кадәр бу авыруларның теркәлгәне юк, – ди «Р-Агро» хуҗалыгының баш ветеринары.
Илшат Галимуллович малларны туберкулез авыруына да елына 2 тапкыр тикшереп торабыз дип сүзен дәвам итә. Моның өчен сыер муенына прививка ясала, 72 сәгать үткәч, аның реакциясе тикшерелә дип аңлата ул. 
– Прививка ясалган урын 3-5 см булса, димәк, реакция бар. Ул малдан шунда ук арынабыз. Малны суеп ит комбинатына озатабыз. Малларга түләмә авыруына (себер язвасына) да каршы вакцина ясала, – ди мал табибы. 
Сүз барышында Илшат Галимулла улы бозауларга лишай авыруыннан да hәрдаим ЛТФ-130 вакцинасы ясап тору кирәклегенә туктала. Шулай ук яңа туган бозауларның кендекләре эшкәртелүен, аларга витаминлы ризык бирүне, аның әhәмиятен ассызыклый.
– Бу терлекләрнең үсүе өчен дә, иммунитетларын ныгыту өчен дә бик кирәк. Комплекслы ризык ашап үскән малга киләчәктә өметләр зурдан, – ди ветеринар табиб. 
Терлегең cәламәт булсын дисәң, аны тоту урыны да тиешенчә каралган булырга тиеш дип саный ул. Малларны да ветеринария табибларына hәрдаим күрсәтеп торырга киңәш итә. 
– Җәйгелектә бозауларны лагерьга күчергәч, ферма бинасы җилләтелә. Сыер савучылар ферманың стеналарын юалар. Без исә Светлана белән агарту эшләрен башкарабыз. Махсус машина белән дезинфекция ясыйбыз. Маллар кайтканчы бу эшне тагын бер тапкыр кабатлыйбыз, – дип сөйли ул малларны тоткан шартлар турында. 
Әйе, Илшат Рамазановның ветеринария өлкәсендә хезмәте зурдан. Шуның белән халык арасында хөрмәткә казанды да инде ул. Тик аның өчен иң кыйммәте – аның гаиләсе. Ул тормыш иптәше Гөлчәчәк Хәмидулловнаның ныклы терәге, өч уллары – Илнур, Илназ, Илмирның үрнәк әтисе. Бүгенге көндә олы улы Илнур техник белем алып инженер-оператор булып эшли. Төпчекләре Илмир мәктәптә 4нче сыйныфта укый. Уртанчысы Илназ районда гына түгел, республикада танылган яшь спортчы. 18 яше генә тулуга карамастан, Илназ билбау көрәше буенча мәртәбәле ярышларда районыбыз hәм республикабыз данын берничә тапкыр якларга өлгерде. Күптән түгел Россия беренчелегендә җиңү яулап, бүген ул Астанада узачак Дөнья беренчелегендә чыгыш ясарга әзерләнә. 
Моның барысы артында әти-әниләренең балаларына дөрес тәрбия бирүе, аларда кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү, көчле ихтырялы hәм намуслы итеп үстерү тора. Еш кына Илшат Галимулловичтан: «Җаваплы эштә эшлисез. Маллар сәламәтлеген көн дә ялсыз кайгыртасыз. Өйдә булганыгыз да юктыр. Ничек итеп улларыгызны шулай үстерә алдыгыз? Моның сере нидә?» – дип сорыйлар.
– Бу сорауга җавабым гади, – ди ул. – Уңышка ирешер өчен зур көч куярга, тырышлык белән намуслы эшләргә кирәк. Эшләсәң генә тормышта барысына да ирешеп була. Балаларга да hәрвакыт шуны кабатлап килдем. Аларга үз үрнәгемдә моны күрсәтергә тырыштым, – ди Илшат Галимуллович.
Быел Рамазановлар гаиләсе Биклән авылында яңа йорт төзеп яши башлады. 
– Өй – ул безнең җылы учагыбыз. Сөенечле вакытларда бергәләп сөенер урыныбыз, күңелсез чакларда бергәләп юана торган ышанычлы җиребез. Шөкер, әти-әниебез исән-сау. Алар безнең иң зур терәгебез. Безнең ирешкән уңышлар аларның хезмәте, – диләр беравыздан Рамазановлар гаиләсенең балалары.

Фото район ветеринария берләшмәсеннән алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X