17 май 2019 яңалыклары
-
Игътибар – балалар!
Ел башыннан республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 131 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 3 баланың гомере өзелде, 140 бала сәламәтлегенә зыян алды. Тукай районында балалар катнашында 1 һәлакәт булды, 1 бала тән җәрәхәтләре алды.
-
Уңган-булган күршеләрем
Районыбызда үрнәк гаиләләр бихисап. Тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучы, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсенә яратып эндәшүче матур гаиләләрнең берсе – Казаклар авылыннан Абдуллиннар.
-
Җитмеш ел бергә бәхетле яшәүнең сере нидә?
Халыкара Гаилә көне 1993 елдан билгеләп үтелә. Гаилә – җәмгыятьнең төп элементы, кешелек кыйммәтләрен саклаучы. Әлеге дата уңаеннан безнең районда да һәр елны иң лаеклы гаиләләр зурлана. Бу юлы ЗАГС хезмәткәрләре Биклән авылында яшәүче сугыш ветераны Миңнәхмәт Гайсин һәм аның тормыш иптәше Галиябикә апаларга чыктылар. Бу соклангыч пар инде 70 ел бергә гомер кичерә. Уйлап карасаң, үзе бер кеше гомере! Кичерәләр дип әйтү генә аз, аларның тормыш юлы салмак кына аккан елгаларга тиң түгел шул... Бүгенге бәхетле картлыкларына кадәр аларга утка керергә дә, кайгы дәрьяларын кичәргә дә, тормышның ачысын-төчесен татырга да туры килгән.
-
Ачык турнир
«Яшьлек» универсаль спорт залында «Феникс» ҖЧҖ призына көрәш буенча V традицион ачык турнир узды.
-
«Уйна, Тукай гармуны!»
Иске Җирекле авылында ТАССРның 100 еллыгы исемендәге ял паркы ачылды.
-
Районда – республикакүләм семинар
Тукай районында авыл халкының эшлеклелек сыйфатларын күтәрү буенча республика семинары узды.
-
Бабайлар әйткән : “Бөркетнең канаты очканда ныгый”,- дигәннәр
Һава торышы.