17 апрель 2020 яңалыклары
-
Иштирәк мәктәбенә планшет кайтты
ТР Президенты өйләрендә компьютерлары булмаган балаларга барлыгы 30 миллион сумнан артыграк суммага 2 мең планшет сатып алу турында карар кабул иткән иде. Планшетлар мәгариф идарәләре җитәкчеләренә җибәрелеп, бу атнада мәктәп директорлары аша балаларга тапшырыла.
-
Өч яшькә кадәрге балага – 5 мең сум
Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул ителгән 249 номерлы Указы буенча, ана (гаилә) капиталына хокукы бар яисә хокукы булган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына апрель-июнь айларына 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.
-
Татарстанда 9 Май ничек узачагы билгеле
Татарстанның премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Җиңү бәйрәме – 9 Май нинди форматта узачагын хәбәр итте. Бу хакта ул республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында сөйләде.
-
Лиза, кайт!
Икенче яртыеллыкка матбугатка язылу башланды. Һәм без кабат, кем әйтмешли, былтыргы «А»га килеп төртелдек. Сүзебез тагын почта бүлекләренең эшчәнлеге хакында. Узган ел Күзкәйдә почта булмау проблемасын халык белән, хужалык, авыл жирлеге җитәкчелелэре белән бергәләшеп хәл итеп кенә бетергән идек, быел Бикләндә шул хәл. Почта бүлегенең эше тукталды. Сәбәбе нидә? Бу сорауга җавап эзләү өчен без Бикләнгә юл тоттык.
-
Эфирада – Тукай районы
Фаил Камаев «Татарстан» радиосының иртәнге туры эфирына чыгып, язгы кыр эшләренең оештырылуы турында сөйләде.
-
Хөрмәтле тукайлылар!
Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан илдә, республика да катгый чаралар күрелә. Шуңа карамастан, әлеге куркыныч чир дөнья, ил күләмендә көннән-көн киңрәк колач ала. Райондашлар, бу көннәрдә безнең барыбыздан да аерата сабырлык һәм түземлек, бердәмлек сорала. Әлеге афәткә каршы бергәләп көрәшсәк кенә, куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәсәк кенә авырлыкны югалтуларсыз җиңеп чыгачакбыз.
-
Чәчү кызганнан-кыза бара
Узган якшәмбедә чәчү кампаниясенә старт бирелде.
-
Бәйрәмегез белән!
17 апрель – эчке эшләр органнары ветераннары көне