Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лиза, кайт!

Икенче яртыеллыкка матбугатка язылу башланды. Һәм без кабат, кем әйтмешли, былтыргы «А»га килеп төртелдек. Сүзебез тагын почта бүлекләренең эшчәнлеге хакында. Узган ел Күзкәйдә почта булмау проблемасын халык белән, хужалык, авыл жирлеге җитәкчелелэре белән бергәләшеп хәл итеп кенә бетергән идек, быел Бикләндә шул хәл. Почта бүлегенең эше тукталды. Сәбәбе нидә? Бу сорауга җавап эзләү өчен без Бикләнгә юл тоттык.

Почта бүлеге ишегендә йозак, бина эче буш. Шушы көннәрдә генә аны ябып, жиһазларын төяп киткәннәр. Почта башлыгы булып эшләгән Регина Наил кызы Гимазиева декрет ялына киткәннән соң яңа «хуҗа» табылмаган. Бу хәл өч атна элек кенә килеп туса да, почта юклыгы авыл халкының үзәгенә үтергә өлгергән инде.

Гранит Ихсанов, 79 яшь:
– Әле ярыйсы гына эшләп торган почта ябылып куйсын инде! Без хәтта аңышмый да калдык. Гаҗәп инде, почтада эшләргә кеше таба алмыйлар. Без бит заманында үзебезнекен эшләгән, илебезгә, республикабызга, районыбызга тугры хезмәт итеп, лаеклы ялга чыктык. Инде хәзер менә шулай торак өчен, газ өчен түләүләрне кая илтергә, белмичә, пенсияне ничек алырга белми тилмереп яшәргә тиешмени?!

Зәмзәмия Гыйльмуллина, 56 яшь:
– Без, яшьрәкләр, ничек тә түзәрбез моңа. Ләкин барыбер халыкны үзенә җыеп торган почтаның шулай юкка чыгуына ышанасы килми. Без үзебез почталар гөрләп торган заманда үстек.Ул авыл халкының бер очрашу, күрешеп сөйләшү, хәлләр белешү, яңалыклар ишетеп, шуларны уртага салып сөйләшү урыны да иде. Әби-бабайлар, өлкән яшьтәгеләр өчен борчылабыз, алар нишләр? Без ярый да интернет аша хәл итәбез бөтен эшне, түләвен дә шуннан гына түлибез, мәгълүматын да шуннан гына кереп укыйбыз. Өлкәннәр газетасыз калырмыни?

Равил Ногманов, 66 яшь:
– Шундый зур авылда бу проблемны ничек хәл итеп булмасын инде. Бик ачуны китергеч хәл. Ничек инде почтада эшләргә кеше табылмасын? Кая безнең элек эшләгән Лизабыз? Ул эшләгән заманда бер проблема белми идек, газеталар да вакытында килә иде. Менә шундый кеше кирәк безгә!

Асия Фәзуллина, 70 яшь:
– Безнең өчен зур проблема бу. Мәскәүдән 15 меңлек дару җибәргәннәр иде, шуны ала алмыйм. Хат ташучы булса, почта эшләсә, китереп кенә бирерләр иде. Эх, элегрәк почтальоннар көчкә сумкаларын күтәреп йөри иде, газеталары да вакытында килә иде. Почта эшләгәнгә авыл гөрләп тора иде. Шул заманнарны сагынып утырырга калды. Балакаем, райондагы хәлләрне ничек белербез? Почта булмагач, газетага язылуның мәгънәсе бармыни? 

Кешелэр белән сөйләш-кәч, «Лиза, китмә» дигән җыр искә төште. Әлбәттә, Андрей Губин аны авыл почтальонына атап җыр-ламаган. Тик ул Биклән халкы өчен дә актуаль. 
Биклән почтасында 17 ел бүлек башлыгы булып эшләгән Лиза Мостафина белән дә очраштык. Авыл халкы аны ник яратканы аңлашыла да. Ул аларның һәрберсен белә, кемнең холкы нинди, кем ни укырга ярата, ничек яшәп ята. Почта башлыгы вазифасыннан ул хат ташучы булып күчкән. Бүгенге көндә Бакчасарай һәм Кызыл Юл авылларына хезмәт күрсәтә. «Үз эшемне бик яратып эшләдем. Өйдәгесе торса торды, ә менә эш беренче планда иде. Башкортстанда әбием белән бабам гомер буе почтада эшләделәр. Күрәсең, миңа алар үрнәк булганнар. Китәм дигәч тә, халык бик борчылды. Аларны тыңламый булдыра алмадым. Әле моннан 5-6 ел элек кенә тулы составта эшли идек. Ә хәзер, ни гаҗәп, яшьләрне китереп булмый. Планнарыңны үтәсәң, акчасы да начар чыкмый, югыйсә. Өйдә утырган кешегә берәү дә китереп бирми бит. Менә хәзер дә коронавирус аркасында күпме кеше шсез калды», дип сөйли тәҗрибәле почта хезмәткәре. 
Өч хат ташучы табылган очракта, Лиза апа үзе дә кабат почтага кайтырга риза. Авыл халкы почтасыз яшәргә тиеш түгел, ди ул. 
Без җирлек башлыгы Мансур Сәхбиев белән дә очраштык. Анын почта бүлеге башлыгы табып булырына өмете калмаган. «Регинаны да көндез «шәм яндырып» кына эзләп тапкан идек. Ул китәм дигәч, берничә кешегә әйтеп карадым. Берәү дә риза түгел. Хәзерге заманда кешене мәҗбүриләп булмый. Халык белән җыелышлар үткәргәндә һәрвакыт матбугатның әһәмияте хакында гел әйтәм югыйсә. Район газетасын даими укып барам, бер генә дә безнең авылдан котлау бирүче, рәхмәт хаты ирештерүче кеше юк. Шуңа шаккатам. Бу битарафлык микән? Авылдашлар үзләрен күрсәтергә, авылыбыз, кешеләребез хакында башкаларга да сөйләргә курыкмасыннар иде», дип тәмамлады ул сүзен. 
Район башлыгы Фаил Камаев та Бикләндә почта ябылуын белә. Бу проблеманы ул үз контроленә алды. «Авыл кешесе бүгенге көндә почтасыз калып, интегеп яшәргә тиеш түгел», дигән бурыч куйды. 
Ә без, редакция коллективы, Бикләндәге тугры укучыларыбызны, хәбәрчеләребезне югалтасыбыз килми. Алар безнең белән һәрвакыт элемтәдә. Коллегабыз, шагыйрә, Тукай районының гимнын иҗат иткән Рәзинә апа Сәетгәрәева үзе генә ни тора! Бүгенге көндә редакция өстәлендә аның туган авылы турындагы саллы тарихи китабыннан өзек ята.
Бикләндә почта бүлегенең ябылуы турында без «Татарстан почтасы» башлыгы урынбасары Светлана Гришина белән дә сөйләштек. Ул, әлбәттә, почта ябылу вакытлыча күренеш, ди. Һәм ярдәм итәргә ышандыра. 

/ Айгөл Бубенко фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев