16 июль 2021 яңалыклары
-
Шатлыклы вакыйга!
Бүген, 16 июль көнне, район үзәк дәваханәсендә, фельдшерларга медицина ярдәм күрсәтү өчен җиhазланган машиналарның ачкычлары тапшырылды. Ачкычларны Тукай районы башлыгы Фаил Камаев кулыннан районның Шилнебаш, Күзкәй, Тләнче Тамак, Бәтке авыллары, Татарстан совхозы, Әҗмәкәй hәм Круглое поле поселогы авыл табиблары кабул итеп алды.
-
«Тоннель» рейды узачак
Дүшәмбе, 19нчы июль көнне, иртәнге җидедән тугызка кадәр Әҗмәкәй авылының Җиңү урамында «Тоннель» рейды оештырылачак.
-
Питрау җитте-җәй бетте
Крәшен халкының иң күркәм бәйрәмнәренең берсе Питрау. Аны әле Җапрак бәйрәме дә, дип йөртәләр. Бу көнгә кадәр файдалы дару үләннәрен җыялар. Каен пиннеген әзерлиләр. Крәшеннәр, “Питрау җитте-җәй бетте”, диләр. 12 июльдән соң кошлар сайраудан туктый, үләннәр үсми, көннәр кыскара башлый.
-
Озак көтелгән ремонт
Районның төзүчеләре елның әлеге матур фасылыннан мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга тырыша. Җирлебезгә килеп керүгә үк социаль объектлар балкып тора. Яңа балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорткомплекслар төзелә hәм капиталь ремонтлана. Барысы да халык уңайлыгын кайгыртып эшләнелә. Шунысы куандыра, район халкы башкарылган эшләрдән канәгать.