16 июнь 2015 яңалыклары
-
Сыйфатсыз ягулык сатучы җавапка тартылачак
Республиканың ягулык салу станцияләрендә төрле төрдәге ягулыкның сыйфатына тикшерү үткәргәннәр. Прокуратура үткәргән тикшерүләр нәтиҗәсендә «Адамант» ҖЧҖ заправкасында алынган бензинның составындагы күкерт күләме буенча техник регламентлар таләпләренә җавап бирмәве ачыкланган. «Адамант» ҖЧҖгә карата административ эш кузгатылган. Бу хактагы карар тикшерү материаллары белән бергә ТР Арбитраж судына юлланган. Хәзер сыйфатсыз ягулык сатучыны...
-
Тукай районының крестьян-фермер хуҗалыклары тәҗрибә уртаклашты
15 июнь көнне Башкарма комитетның актлар залында Тукай районының Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев җитәкчелегендә районның крестьян-фермер хуҗалыклары семинары үтте. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Тукай районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, районның хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты. Очрашуда эш...
-
«Права»сын өйдә онытып калдырганнарның машиналарын хәзер алып китмәячәкләр
Төзәтмәләр шоферларга да, эвакуацияләүчеләргә дә кагыла. Алар бишәү. Әйтик, эвакуатор кузгалып киткәнче машинаның шоферы килеп җитсә, аны алып китәргә ярамый. Эвакуация өчен хәзер туктап торуны тыючы билге булу гына җитми. Моннан тыш, бу урында эвакуатор эшли дигән язу да булырга тиеш. Туктап тору урынында инвалидлар урынына баскан машина хуҗасын 5...
-
«Соры хезмәт хакы» белән көрәшергә «Халык контроле» ярдәм итә
Хезмәт турындагы законны бозу очраклары хакында хәзер «Халык контроле» электрон порталына язып хәбәр итәргә була. Системада «Серый рынок труда» дип аталган юнәлеш эшли башлады. Андагы хәбәрләрне ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы контрольдә тота. Тукайлылар рәсми булмаган рәвештә эшкә алу, «соры хезмәт хакы» түләү, эш вакытында куркынычсызлык таләпләренең үтәлмәве...
-
Тукайлылар Изге Болгар җыенында булдылар
Узган җомга-шимбәдә районның имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Харрасов Казанда «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә үткән татар имамнары форумында катнашты. Чарага төрле төбәкләрдән 900ләп кеше килгән иде. Форумда имамнар татар тормышы, аның дин белән бәйләнеше, милләт буларак яшәеше хакында сөйләштеләр. Бу зур чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Мәскәү мөфтие...