Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

«Права»сын өйдә онытып калдырганнарның машиналарын хәзер алып китмәячәкләр

Төзәтмәләр шоферларга да, эвакуацияләүчеләргә дә кагыла. Алар бишәү. Әйтик, эвакуатор кузгалып киткәнче машинаның шоферы килеп җитсә, аны алып китәргә ярамый. Эвакуация өчен хәзер туктап торуны тыючы билге булу гына җитми. Моннан тыш, бу урында эвакуатор эшли дигән язу да булырга тиеш. Туктап тору урынында инвалидлар урынына баскан машина хуҗасын 5...

Төзәтмәләр шоферларга да, эвакуацияләүчеләргә дә кагыла. Алар бишәү.

Әйтик, эвакуатор кузгалып киткәнче машинаның шоферы килеп җитсә, аны алып китәргә ярамый. Эвакуация өчен хәзер туктап торуны тыючы билге булу гына җитми. Моннан тыш, бу урында эвакуатор эшли дигән язу да булырга тиеш.

Туктап тору урынында инвалидлар урынына баскан машина хуҗасын 5 мең сум штраф көтә. Вазифаи зат өчен бу сумма 20 мең, юридик зат өчен - 500 мең сум. Сәламәт шофер үз машинасына «Инвалид» дигән язу ябыштырса да, шул ук санкцияләр каралган.

Машина йөртү таныклыгын өйдә онытып калдырган шоферларның машиналарын хәзер алып китмәячәкләр. Аларга штраф салыначак һәм кисәтү ясалачак.

Мотошлем кимәгән мопед йөртүчеләрнең дә акча янчыклары юкарачак.

Соңгы үзгәреш - яңа юл билгеләре куелганда, кешеләргә бу турыда 20 көн алдан хәбәр итәргә туры киләчәк. Бу хәбәр муниципаль хакимият сайтларында яки турыдан-туры шул юл участокларында мәгълүмат таблоларында урнаштырылырга тиеш. Федераль закон 19 июньнән үз көченә керә. Ә мәгълүмат табличкалары урнаштыруга кагылышлы норма 8 августтан гамәлдә булачак.

http://www.zainsk-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев