Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар Изге Болгар җыенында булдылар

Узган җомга-шимбәдә районның имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Харрасов Казанда «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә үткән татар имамнары форумында катнашты. Чарага төрле төбәкләрдән 900ләп кеше килгән иде. Форумда имамнар татар тормышы, аның дин белән бәйләнеше, милләт буларак яшәеше хакында сөйләштеләр. Бу зур чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Мәскәү мөфтие...

Узган җомга-шимбәдә районның имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Харрасов Казанда «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә үткән татар имамнары форумында катнашты. Чарага төрле төбәкләрдән 900ләп кеше килгән иде. Форумда имамнар татар тормышы, аның дин белән бәйләнеше, милләт буларак яшәеше хакында сөйләштеләр. Бу зур чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Мәскәү мөфтие Равил Гайнетдин, Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин катнаштылар.

Форумның дәвамы якшәмбе көнне Изге Болгар җирендә дәвам итте. Анда безнең районнан Җәүдәт хәзрәт белән бергә 89 кеше барды. Алар арасында имамнар, остабикәләр, дин белеме укытучылары бар иде. Шулай ук «Камский» җитештерү кооперативы 20 савымчыга бүләк ясады - алар да Болгарга сәяхәт кылды. «Быелгы җыен халыкның тагын да күбрәк булуы, килүчеләрнең географиясе киңәю белән истә калды. Безгә, мәсәлән, Красноярск краеннан килүчеләр белән дә аралашырга туры килде. Җыен барысы 90 меңгә якын кешене кабул итте», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Җәүдәт хәзрәт. Җыен көнендә Болгар җирендә яңа төзелгән Ак мәчеттә беренче Корьән укылган. Алга таба биредә Корьән уку тәүлек буена һәр көнне дәвам итәчәк.
фото http://president.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев