Тукай районының крестьян-фермер хуҗалыклары тәҗрибә уртаклашты
15 июнь көнне Башкарма комитетның актлар залында Тукай районының Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев җитәкчелегендә районның крестьян-фермер хуҗалыклары семинары үтте. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Тукай районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, районның хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты. Очрашуда эш...
15 июнь көнне Башкарма комитетның актлар залында Тукай районының Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев җитәкчелегендә районның крестьян-фермер хуҗалыклары семинары үтте. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Тукай районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, районның хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты. Очрашуда эш нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны вакытында тапшыру һәм дәүләт тарафыннан күрсәтелгән матди ярдәмне максатчан файдалану мәсьәләләре каралды. Фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Минталип Миңнеханов үз чыгышында районның крестьян-фермер хуҗалыклары эшенә анализ ясады.
Әлеге семинар турындагы тулырак материалны сезнең игътибарыгызга соңрак тәкъдим итәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев