16 май 2017 яңалыклары
-
Тукай районы Югары Байлар авылында яшәүче тыл ветераны Мәгъсүмә Сәлахова юбилеен билгеләп үтте
Халыкара гаилә көнендә Тукай районы Югары Байлар авылында яшәүче тыл ветераны Мәгъсүмә Сәлаховага 85 яшь тулды. Шул уңайдан мәдәният йорты хезмәткәрләре, авылның ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Касыйм Исламов, социаль хезмәткәр Фәния Кәрамова юбилярны котларга өйләренә барды. Мәгъсүмә апага җылы теләкләр әйтелде, бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
-
Тавык рулеты рецепты
Тавык, аджика 20 г, 1 данә баллы борыч, сарымсак 10 г, кирәгенчә тоз, борыч, кыздыру өчен май. Тавыкның тиресе белән итен сөякләреннән аерырга да суккалап яссы итеп юкартырга. Өстенә тоз белән төйгән сарымсак, аджика һәм борыч катнашмасын ышкырга, эченә туралган баллы борыч салып, рулет рәвешендә төреп бәйләргә. Җөйле ягын аска...
-
Тукай районы Мусабай-Завод авылы спортчы кызлары Казаннан җиңү белән кайтты
Күптән түгел Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының беренчеле үтте. Анда 2003-2003 елгы егетләр һәм кызлар катнашты. Райондашыбыз, Мусабай-Завод авылының өметле спортчысы Диана Хамедова ядрә ыргыту буенча беренче урынны яулады. Кыз ядрәне 9 м 42 см аралыкка ыргыта алды. Шулай ук Мусабай-Завод авылы кызы Милена Хәкимова җиде төрле ярышта...
-
Тукай районы имамнары Изге Болгар җыенына баралар
Бу шимбәдә, 20 май көнне, район авыллары имамнары һәм мәчетләрдә укытучылар имам-мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрасов җитәкчелегендә Изге Болгар җыенына юл алачак. Алар барысы 42 кеше булачак. Чарага район башлыгы Васил Хаҗиевның да баруы планлаштырыла. Җыенда Россия Ислам академиясен ачу планлаштырыла. Җәүдәт хәзрәт аңа кадәр Казанда 18-19 майда үтәчәк Россия ислам...
-
Тукай районы Теләнче Тамак авылының янгын сүндерү постында «Ачык ишекләр көне» үтте
Әлеге чарада Теләнче Тамак авылының урта мәктәбе укучылары, шулай ук аларның сыйныф җитәкчеләре катнашты. «Ачык ишекләр көне» уңаеннан, мәктәп укучылары янгын сүндерү хезмәтенең күпьеллык тарихы, аның принциплары, эшләү тәртибе белән таныштылар. Теләнче Тамак авылының янгын сүндерү постында торган машиналар, коткару техникасын күрделәр. Үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Экскурсия алар өчен бик...
-
Авыл җирлекләре башлыклары Тукай районына өйрәтү семинарына җыелды
Бүген Тукай районына Сарман, Актаныш, Зәй, Мөслим, Түбән Кама һәм Тукай районының үзеннән авыл җирлекләре башлыклары җыелды. Алар өчен безнең җирлектә зона өйрәтү семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Чарада җирлек башлыкларыннан барысы 165 кеше катнашты. Авыл җитәкчеләре белән очрашуга республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан да вәкилләр килгән иде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы...
-
Тукай районы Бәтке авылында яшәүче Гусевлар гаиләсен зөбәрҗәт туй көннәре белән котладылар
Халыкара гаилә көнендә Тукай районы Бәтке авылында 60 ел бергә-бергә тату гомер итүче Гусевлар гаиләсен җылы котладылар. Зөбәрҗәт туй көннәре белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын - юбилярларны «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Светлана Шәехова, өйдә тәрбияләнүчеләрне карау һәм яклау бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева, район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге...
-
Тукай районында «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы башланды
Балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатыннан 15 майдан районда «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы старт алды. Ул 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип белдерә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. 2017 елның дүрт аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 141 һәлакәт теркәлгән, аларда 2 бала үлгән, 146 бала тән...