16 февраль 2023 яңалыклары
-
Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең – каберен бел!
Куады авылында 15 нче февраль көнне Ватан сугышчылары истәлегенә мемориаль һәйкәл ачылды. Һәйкәлнең нәкъ шушы көндә – утыз дүрт ел элек совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгуы датасына туры китереп ачылуы символик мәгънәгә ия – без дәһшәтле сугыш утын кичеп исән кайткан ветераннарны хөрмәтләргә, һәлак булганнарының исемен мәңгеләштерергә, хәтердән җуймаска тиешбез.
-
Полиатлонда иң көчлеләр билгеле булды
Яңа поселогында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган кышкы полиатлон буенча район беренчелеге узды.
-
Без – алдынгылар сафында
Тукай муниципаль район советының ХХIХ утырышы эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
-
Бөек җырчыны искә алу кичәсе
Шушы көннәрдә Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында бөек татар җырчысы Илһам Шакировның туган авылы Яңа Бүләктә аның истәлегенә кичә оештырылды.
-
Тукайлылар кайда ял итә ала?
Бу атнада авыл мәдәният йортларында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар оештырылачак.
-
Педагог һәм остаз елын ачу тантанасы узды
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Педагог һәм остаз елын ачу тантанасы узды.
-
Сөт җитештерүчеләре тәүлек савымны 102 тоннага җиткерде
Район буенча бүгенге көндә бер сыердан уртача 19, 8 килограмм сөт савып алына.