Без – алдынгылар сафында
Тукай муниципаль район советының ХХIХ утырышы эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Утырыш башланганчы министр, район башлыгы Фаил Камаев һәм башка рәсми затлар Яңа поселогы мәдәният йорты каршында оештырылган ярминкәне карадылар. Шунысын да әйтергә кирәк, Тукай районы авыл хуҗалыгының игенчелек, терлекчелек, аерым алганда сөтчелек һәм ит җитештерү тармагы буенча республикада алдынгы позициядә бара. Вазифаи җитәкчеләр, дәрәҗәле кунаклар хозурына тәкъдим ителгән ярминкә районыбызда авыл хуҗалыгы тармагының югары үсешен чагылдыруы белән дә игътибарга лаек иде.
Ярминкәгә керә-керешкә күпереп пешкән галиҗәнап ипекәйгә күз төшә. Киштәләрдәге кояштай «елмаеп» торучы күмәчләр, камыр эшләнмәләрен «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативы үз иген кырларында игелгән югары сортлы бодайдан тарттырылган оннан пешереп алып килгән. Янәшәдәге палаткада – гигантлылар, алар үзләре үстергән югары сыйфатлы ашлык – арыш, арпа, бодай, җитештерү кооперативында үстерелгән мал итен һәм үз умарталыкларындагы балны алып чыкканнар. Итнең килосы – 450 сум, балның бәясе дә кесәне «чагарлык» түгел, 3 кило балны 1100 сумнан алырга була иде.
Сөтчелек тармагы буенча Тукай районы республикада лидерлар сафында – бүгенгесе көндә тәүлеклек тулаем савым 100 тоннадан артып китте. Бу уңышларда «Гигант» җитештерү кооперативының өлеше зур. «Гигант» җитештерү кооперативы сөтчелек комплексында савып алынган сөттән Яңа поселогында яшәүче Лилия Хәкимҗанова «Һөнәрче сыры» («Ремесленный сыр») исеме астында төрле исемдәге һәм төрле сорттагы сыр, йогыртлар ясый, каймак аерту белән рәсми теркәлеп шөгыльләнә. Шунысы сөенечле, тәкъдим ителгән сыр ассортиментыннан күзләр камашырлык иде.
Ассортиментының төрлелеге, яхшы сыйфаты белән дан алган «Бакчасарай» маркасы белән тәкъдим ителгән сөт, каймак, катык, эремчек, сыр – «Миннехуҗина» КФХда җитештерелгән азык-төлек – җирлегебездә үз эшенең уңганнары булуы хакында сөйли.
Калмаш авылыннан Гүзәл Хөсәенова үз хуҗалыгында күпләп каз-үрдәк, тавык асрый. Ул туңдырылган, ысланган, тозланган каз-үрдәк, тавык түшкәләре алып килгән.
Касакин крестьян-фермер хуҗалыгы туңдырылган, яңа тотылган балык тәкъдим итте. Кыскасы, ярминкә он, икмәк һәм камыр ризыклары, ит-сөт эшләнмәләре, татлы ризыкларга бай иде.
Яңа поселогы мәдәният йорты фойесында Тукай муниципаль районының кече һәм урта бизнес, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең күп төрле продукциясе куелган иде. Күргәзмәгә куелган авыл хуҗалыгы җиһазлары һәм техникасы буенча әсбаплар күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
Район советының ХХIХ утырышында район башлыгы Фаил Камаев 2022 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады, авыл хуҗалыгы эшчәнлегендәге узган елгы төп нәтиҗәләр белән таныштырды һәм агымдагы елда алда торган бурычлар турында сөйләде. Ул: «Авыл хуҗалыгы – район икътисадының төп тармакларының берсе булып тора. Районның аграр секторы төрле милек формасындагы 130 авыл хуҗалыгы оешмасыннан тора. Ел ахырына авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 29,5 млрд сум дия бәяләнә. Авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы – 96,4 мең гектар, шул исәптән сөрү җирләре 80,7 мең гектар тәшкил итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча: 187,5 мең тоннадан артык ашлык; 128,2 мең тонна шикәр чөгендере; 5,2 мең тонна бәрәңге; 1246 тонна яшелчә җыеп алынды. Югары уңыш алуга сыйфатлы чәчү орлыгы куллану зур йогынты ясый. Җирлегебездә хезмәт куючы җитештерү кооперативлары 2023 ел уңышы өчен яхшы нигез салдылар: 8523 гектар җирдә көзге культуралар чәчелде, бу – бөртеклеләрнең (аерым алганда бодай һәм арыш) 20 процентын тәшкил итә.
Үткән елда район буенча барлыгы 148, 3 мең тонна ит, шул исәптән: 2,4 тонна – мөгезле эре терлек, 64 мең тонна – дуңгыз, 81,8 мең тонна – кош ите җитештерелде, үсеш – 101 процент тәшкил итте. Шунысын да әйтергә кирәк, республика күләмендә җитештерелгән ит продукциясенең гомуми күләменнән 36 проценты Тукай районы өлешенә туры килә.
Агымдагы ел башына районның авыл хуҗалыгы оешмаларында 16017 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 5303 баш сыер, 290 мең дуңгыз, 5,2 млн кош, 6 мең баш сарык, 482 ат исәпләнә. «Миннехуҗина» КФХгы Венгриядән 400, «Ирек» җитештерү кооперативы 150 баш тана сатып алырга планлаштыралар. Бу, үз чиратында, мөгезле эре терлекнең баш санын артыруга мөмкинлек бирәчәк. Савым арту тенденциясе күзәтелә – тәүлеклек тулаем савым бүгенгесе көндә 102 тонна тәшкил итә, бер сыердан уртача 19,8 килограмм сөт савып алына. 2022 хисап елында 35,5 мең тонна сөт савылды. Сөтчелек тармагында терлекләрнең торакларын яңарту-төзекләндерү һәм яңаларын салу эшләре даими алып барыла.
Үткән елны «Сәйдәшев» исемендәге җитештерү кооперативында – 400 башка, «Гигант» җитештерү кооперативында – 150, Вилданов КФХда 140 башка исәпләнгән бозау тораклары төзелде һәм файдалануга тапшырылды. «Әнәк» агрофирмасы җәмгыятенең «Ворошиловский» филиалы 535 гектар җиргә барлыгы 73,8 млн сумлык ясалма сугару агрегатлары сатып алды. Районда авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту буенча эш системалы рәвештә дәвам итә. Агымдагы елда авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 254 млн сумга авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Район икътисадының аграр секторын нәтиҗәле үстерүгә юнәлдерелгән барлык төр дәүләт ярдәме программаларында 2022 елда актив катнаштык, аның суммасы 404 миллионнан артып китә. Әйтергә кирәк, районда 14 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 103 крестьян фермер хуҗалыклары нәтиҗәле эш алып бара. 2022 елда терлекчелек һәм үсемлекчелек проектларын гамәлгә кую – тормышка ашыру программалары кысаларында фермерлар 20,9 миллион сум күләмендә грант алды. Бүгенгесе көндә агросәнәгать хезмәтчәннәренең уртача хезмәт хакы район буенча 50,528 сум тәшкил итә», – диде һәм 2023 елга терлекчелек өлкәсендә Тукай муниципаль районы агросәнәгать комплексы үсешенең төп бурычларын (агымдагы елда сөт савып алуны 10 процентка арттырырга; авыл хуҗалыгы оешмаларының тотрыклы үсешен тәэмин итү, керемнәрен арттыру өчен мөмкинлекләр тудырырга) ассызыклады. Район башлыгы чыгышын йомгаклап Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Министрлар Кабинетына, Дәүләт Советына һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтенә республикада эшләп килүче программалар аша территорияләрне үстерергә мөмкинлек биргәннәре өчен, җирлегебездә урнашкан предприятиеләргә, оешмаларга, тукайлыларга районыбызның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен олы рәхмәтен белдерде.
ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров: «Гадәттәгечә бу көннәрдә без районнарда узган елгы үсеш нәтиҗәләре буенча отчет сессияләрендә катнашабыз. Әлеге форматта очрашу җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяләү, территория үсеше һәм актуаль – көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкинлек бирә, – диде һәм мобилизацияләнгән хәрбиләр, аларның гаиләләренә ярдәм итүгә тукталды. Һәлак булган сугышчыларның гаиләләре аерым игътибар бирелергә тиешлегенә басым ясады. Министр чыгышында республикабызда ирешелгән уңышларга кыскача тукталды: «Татарстан – Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә илебез икътисадында тотрыклылыкны саклау буенча зур өлеш кертә. 2022 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукциясе күләме 3,8 триллион сум тәшкил итте. Безнең республика Россия регионнары арасында төп икътисадый күрсәткечләр буенча лидерлар сафында: сөт җитештерү буенча – беренче, бәрәңге үстерүдә – икенче, терлек һәм кош ите җитештерүдә – алтынчы, йомырка җитештерүдә җиденче урында. Республикабыз төп азык-төлек продуктлары белән үз-үзен тәэмин итүче регион. Үткән ел бөртеклеләрдән 5,1 млн тонна ашлык җыеп алдык; 1,8 млн тонна – шикәр чөгендере; 900 мең тонна – бәрәңге, 266 мең тонна яшелчә үстердек. Үсемлек маен 620 мең тонна җитештердек. Республикада хәләл продукция җитештерү һәм реализацияләү уңышлы бара.
Республикабыз ирешкән уңышларда сезнең районның өлеше искиткеч зур. Тукай районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә барлык күрсәткечләр буенча муниципаль берәмлекләр арасында дүртенче, авыл районнары арасында – лидер, лаеклы рәвештә беренче урында. Барыгызга да игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт», – диде һәм төрле өлкәләрдә: авыл хуҗалыгы тармагында, агросәнәгать комплексында тырыш хезмәт куючыларга һәм җитәкче вазифасын башкаруда уңышка ирешкән хезмәткәрләргә хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев