Бөек җырчыны искә алу кичәсе
Шушы көннәрдә Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында бөек татар җырчысы Илһам Шакировның туган авылы Яңа Бүләктә аның истәлегенә кичә оештырылды.
Оештыручылар – Яңа Бүләк мәдәният йорты хезмәткәрләре – чарада катнашучыларны халык җырчысының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар, Илһам Шакиров башкаруында халык һәм классик җырлар яңгырады. Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Нәзир Гыймазетдинов та күренекле җырчы репертуарыннан җырлар башкарды. Ә Сәлмән Әхмәтҗанов, Мөзәянә Вәлиуллина, Кифая Әхмәтҗанова бөек җырчы турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.
«Әгәр Бөек җыр яши икән, димәк, халыкның киләчәге дә булачак! Илһам Шакиров һәм аның җырлары безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк!» – ди Яңа Бүләк мәдәният йорты директоры Дилбәр Гыймазетдинова.
/ Дилбәр Гыймазетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев