Тукайлылар кайда ял итә ала?
Бу атнада авыл мәдәният йортларында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар оештырылачак.
20 февраль көнне сәгать 10да Сәмәкәйдә мәктәп укучылары өчен «Мин дә солдат булам» исемле чара 18 сәгатьтә Бәтке авылында «Солдатка хат» акциясе узачак, 21 февральдә 18 сәгатьтә Таулык авылы клубында яшүсмерләр арасында спорт турниры үтәчәк. 22 февральдә 18 сәгатьтә Югары Байлар авылында хәрби хезмәттәге егетләрнең әниләре белән очрашу оештырылачак, Күзкәйдә шул ук вакытта «Ягез әле, егетләр» программасы башланачак, Кенәз мәдәният йортында, традиция буенча, солдатлардан һәм аларның командирларыннан килгән хатларны укыячаклар, Ташкичү клубында «Ир булып тумыйлар, ир булып формалашалар» исемле чара узачак. 18 сәгать 30 минутта Шилнәбаш мәдәният йортында яшьләр өчен «СпецНаз» квест-уены башланачак. Шул ук көнне 19 сәгатьтә Мәләкәс, Калмаш, Бәтке, Түбән Суыксу мәдәният йортлары тамашачыларны бәйрәм программасына чакыра. Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар район мәдәният йортларында 23 февральдә дә узачак.
Шулай ук киләсе атнада Май чабу бәйрәменә багышланган чаралар да узачак. 20 февральдә 19 сәгатьтә Мәләкәс мәдәният йорты коймак пешерү буенча мастер-класска чакыра, ә 22 февраль көнне 17 сәгатьтә Комсомолец мәдәният йортында Май чабу бәйрәме курчагы ясау буенча мастер-класс узачак. 24 февральдә 18 сәгатьтә Борды мәдәният йортында борынгы рус бәйрәменә багышланган ял кичәсе узачак, 25 февральдә 11 сәгатьтә бәйрәм Новотроицкоеда узачак, Кече Шильнә һәм Мәләкәс авылларында күңел ачу чаралары көндезге сәгать 12дә башланачак. Май чабу атнасы 26 февральдә Круглое Поле авыл җирлегендә оештырылачак районкүләм чара белән тәмамланыр дип көтелә.
21 февраль көнне район мәдәният йортларында Туган тел көненә багышланган чаралар узачак, 24 февральдә 18 сәгать 30 минутта Шилнәбаш мәдәният йортында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырылган фольклор кич утырулары узачак. 25 февраль кичендә авыл мәдәният йортларында яшьләр өчен дискотекалар оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев