16 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Бүген төнлә Әҗмәкәй авылында яшәүче кешенең коймасын урлаганнар
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенән хәбәр итүләренчә, бүген төнлә Әҗмәкәй авылында яшәүче кешенең профнастилдан эшләнгән коймасының өчтән артык кисәген урлаганнар. Мөгаен, халыкның искечә Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтүеннән файдаланырга теләптер,13 гыйнварда караклар Кече Шилнә авылындагы гараҗга тәрәзәсен ватып кереп, электр инструментларын урлый. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче граҗданин...
-
Кнәз авыл җирлегендә халык җыены бәхәсле узды
Кичә Кнәз авыл җирлегендә узган халык җыены башка еллардан аермалы булды. Анда катнашучылар үз фикерләрен, дәгъвалаларын катгый әйтте. Очрашуда Фермер Таһир Хөрмәтуллин «Кама-Бекон» ҖЧҖ белән бәйле экологик хәлгә борчылуын, поселокта начар ис булуын белдерде. Үзенең чыгышында ул әлеге җыеннарның формаль гына узмавын теләде, монлдый чараларның урыннардагы көнүзәк, халыкны борчыган мәсьәләләрне...
-
«Кадерле кешем минем»
Шушы исемдә «Энергетик» мәдәният сараенда Чаллы һәм КамАЗ төзелешен беренче көннән җитәкләгән һәм 16 ел дәвамында Кама буенда гүзәл кала, гигант автозавод төзелешенә зур өлеш керткән олпат шәхес Рәис Кыям улы Беляев истәлегенә гаять җылы кичә узды. Исән булса, бүген ул кичәнең түрендә 80 яшен билгеләп үтәр иде. Арабыздан китүенә...
-
Сугыш ветераннары мәңгелек йортларында безгә рәнҗеп ятмыйлармы?
«Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел», ди халык мәкале. Бөек Ватан сугышыннан исән кайтып, җан һәм тән яраларының әрнеп сызлавына да карамастан, җимерекләрдән көчкә утырып калган авылларны торгызам дип, таякка эшләп йөргән ветераннарыбызның, барысы да фронт өчен дип, көнне төнгә ялгап тылда хезмәт куйганнарның каберләре бүген ни хәлдә, соңгы елларда...
-
Борды һәм Мусабай-Завод җирлекләрендә яңа йортлар төзелеп, балалар саны арта
Бу атнада район халкы өчен мөһим һәм кирәкле чараларның берсе - авыл җыеннары башланып китте. Яңа ел бәйрәмнәре үтеп, елның беренче аенда район башлыгы, хакимиятнең бүлек мөдирләре, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләренең авыл кешеләре белән очрашып сөйләшүе елда кабатланучы матур гадәткә әйләнде. Җыеннарның иң беренчесе гадәттәгечә, чәршәмбе көнне Борды һәм...
-
Бушлай юридик ярдәм
«Якты юл» газетасы редакциясендә 29 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 9дан 11гә кадәр бушлай юридик ярдәм үткәрелә. Сезнең сорауларга адвокат Әлфия Гәрәева җавап бирә. Сорауларны 70-17-58 телефон номерына шалтыратып бирә аласыз, кабул итү редакциядә үткәрелә. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил урамы, 46 йорт (район хакимияте бинасы). Кабул итү вакытында бирелгән...
-
Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы кубогына хоккей турниры үтә
24 гыйнвар көнне сәгать 10да Яңа поселогының хоккей кортында Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы кубогына яшүсмерләр арасында хоккей уеннарының ачык турниры үткәрелә. Ярышларда Яңа һәм Комсомолец поселоклары, Калмаш, Күзкәй, Боерган, Калмия, Кече Шилнә, Кнәз, Новотроицкое, Иске Абдул, Сәмәкәй, Шилнәбаш мәктәпләре укучылары катнашачак. Катнашу өчен заявкаларны 22 гыйнварга кадәр район яшьләр эшләре,...