15 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Исерек йөртүчеләрне ачыклыйлар
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре 20 сентябрьдә, дүшәмбе көнне, иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр «Тоннель» рейдына чыга.
-
Кабагы да кабагы
Боерган авылында яшәүче даими хәбәрчебез Гөлфия апа Әһлиева һәм аның күршесе Алмазия Хәсәнова быел кабактан менә шундый мул уңыш алганнар. Аны бергәләп җыйганнар һәм, эш барашын фотога төшереп, безнең редакциягә җибәргәннәр. Зур рәхмәт аларга! Күршеләрнең шулай дус һәм тату яшәүләре үзе генә дә ни тора! Гөлфия апа шунда ук шигырен дә язып куйган:
-
Президент кабул итә
Бүген, 15 сентябрь көнне, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәмәгате Гөлсинә ханым белән башкалабыз Казанда республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итә.
-
Меню дөрес булганда, туклану да дөрес
Быел мәктәп балаларының туклануын оештыруда үзгәрешләр бармы? Шушы сорауга җавап эзләп, без Шилнәбаш инглиз телен тирәнтен өйрәнү урта гомуми белем бирү мәктәбендә булып кайттык.
-
Авыл кибетләрендә тәртипме?
Тукай районы биләмәләренә кергән авыл кибетләрендә законнарны санга сукмыйча алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр сатмыйлармы? Кибетләрнең элмә такталарында Татарстан Республикасында ике теллелек турындагы канун үтәләме? Инвалидларга һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җәмәгать урыннарына керү мөмкинлекләре бармы?