Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл кибетләрендә тәртипме?

Тукай районы биләмәләренә кергән авыл кибетләрендә законнарны санга сукмыйча алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр сатмыйлармы? Кибетләрнең элмә такталарында Татарстан Республикасында ике теллелек турындагы канун үтәләме? Инвалидларга һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җәмәгать урыннарына керү мөмкинлекләре бармы?

Шуларны тикшерү максатыннан атна саен район икътисад бүлеге хезмәткәрле, авыл җирлекләре башлыклары һәм дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре кибетләргә рейдка чыгалар. Быел гына да 39 тапкыр авыллардагы сәүдә үзәкләренә барып тикшерүләр үткәрелгән.
Рейдның чираттагысы Иске Дөреш һәм Теләнче Тамак авылларында булды. «Авокадо» дип аталган ике авылдагы кибетләрдә дә күрсәткеч такталарда бер телдә генә мәгълүмат күрсәтелгән. Кисәтү ясалганнан соң алар үзгәртелде.
Теләнче Тамакта «Миләш» кибетендә мәгълүмати стенд та законга туры килми иде. Күрсәткеч такта салдырып алынды. Хәзер кибет хуҗасы яңа стенд эшләтүгә заказ бирде. Шушы авылның Кооперативная урамындагы сату ноктасында да алдагы кибеттәге кебек хәл. Хәзер мәгълүмат стенды яңасына алыштырылачак. Анда кибетнең исеме, эшләү вакытлары татар һәм рус теләрендә язылачак.
Авыл җирлекләре башлыкларына да ике теллелекне саклау буенча күрсәтмәләр бирелде. Хаталарны 20 көн эчендә төзәтергә кушылды. Кисәтүләр үтәлмәгәндә штраф салыначагы әйтелде.
Бу рейд вакытында законсыз исерткеч эчемлекләр сату очраклары ачыкланмады.
Тукай районында халыкка ваклап сату сәүдә хезмәте күрсәтүче 170 нокта бар, 71 урында көнкүреш хезмәте күрсәтү урыннары эшләп килә. Кибетләр булмау сәбәпле, 33 авылга расланган график нигезендә автолавкалар килә.
Болар барысы да махсус комиссиянең күз уңында. Законнарның үтәлешен ул һәрдаим контрольдә тота.

/ Фото район икътисад бүлегеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев