Якты юл
  • Рус Тат
  • Президент кабул итә

    Бүген, 15 сентябрь көнне, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәмәгате Гөлсинә ханым белән башкалабыз Казанда республиканың үрнәк гаиләләрен кабул итә.

    Тантаналы чарага 46 гаилә чакырулы. Әлеге дәрәҗәле чарада безнең районның Биклән авылыннан Нурания һәм Марат Мөхәмәдиевлар да катнаша. Тантанада Рөстәм Миңнеханов күп балалы дүрт анага «Ана даны» медальләрен, ә бер гаиләгә «Ата-ана даны» ордены медален тапшырыр дип көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: