Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Меню дөрес булганда, туклану да дөрес

Быел мәктәп балаларының туклануын оештыруда үзгәрешләр бармы? Шушы сорауга җавап эзләп, без Шилнәбаш инглиз телен тирәнтен өйрәнү урта гомуми белем бирү мәктәбендә булып кайттык. 

Мәктәп директоры Татьяна Калугина әйтүенчә, балаларның һәм ата-аналарның туклануга карата дәгъвалары юк. Быел мәктәптә укучылар саны 167. Башлангыч сыйныфлардагы 74 бала бушлай ашый. Алардан тыш, урта сыйныфларда укучы 3 авыру бала, күп балалы гаиләләрдә үсүче 4 бала түләүсез туклану хокукына ия. 
Урта һәм өлкән сыйныфларда укучыларның көндезге кайнар ашы әти-әниләренә 31 сум 30 тиенгә төшә. Директор белдергәнчә, алар акчаны бернинди тоткарлыксыз түләп килә. Ата-аналар комитеты ашханәнең әзерлеген дә, балаларның туклану тәртибен дә тикшереп, белеп тора. 
Ашханәнең эшен беренче көннәрдән үк оешкан төстә башлап җибәргәннәр. Пешекче иртүк килеп тиешле вакытка ризыкны әзерләп өлгертә. Эш урыннарында тәртип. Роспотребнадзорның гына түгел, туклануны оештыручы операторның үз вәкилләре дә мәктәпкә килеп, ризыкның составын, күләмен һәм сыйфатын тикшерергә мөмкин икән. «Тикшерүчеләрдән зыян күрмибез, киресенчә, алар безгә җитешсезлекләрне күрсәтә икән, бу бит безнең файдага гына», – ди Татьяна Демьяновна. 
Екатерина Червякованың улы Алексей 7нче сыйныфта укый. «Улыбыз ашханәгә теләп йөри. Андагы ризык өйдәгедән бер дә ким түгел, ди. Ризыкның көн дә төрле булуын, көн дә җиләк-җимешләр бирелүен ошата. Ә менә салат та булса, бигрәк тә яхшы буласы, ди. Башлангыч сыйныф укучыларына икенче аш һәм салат бирелә, ә 5-11нче сыйныфлар өчен менюга салат керми. Аны өстәсәләр, балалар тагын да канәгать булырлар иде. Әти-әниләргә бераз кыйммәтрәккә төшсә дә, алар да каршы булмас иде, мөгаен. Баланың көндез кайнар аш ашавы аның сәламәтлеге өчен бик файдалы бит. Файдалы дигәннән, мин үзем менюга шулпалы ризык та өстәлсә, тагын да әйбәт булыр иде дип саныйм. Конфет-печенье, чипсы, сохари кебек коры-сарыга безнең балалар бик иртә өйрәнә. Мәктәп ашханәсендә дөрес туклансыннар иде инде», – ди ул. 
Район мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ландыш Сафина сөйләвенчә, бала дөрес итеп ничек тукланырга тиеш булса, меню шулай итеп төзелгән. Документта көнлек ризыкларның исемлеге генә түгел, аларның составындагы аксым, май, углеводлар һәм витаминнарның микъдары да күрсәтелгән. Башлангычларны тукландыруга меню ТР мәгариф һәм фән министры имзасы белән югарыдан төшерелә. Ә 5-11нче сыйныф укучылары өчен менюны оператор, ягъни «АБК-Пэймент» ҖЧҖ белгечләре әзерли. Сентябрь ае өчен 12 көнлек (ике атналык) менюга сыер һәм тавык итеннән, балыктан әзерләнгән төп ризыклар, гарнирлар керә. Исемлектә, әлбәттә, яшелчә һәм җиләк-җимеш тә бар. Меню Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчелеге белән килешенгән һәм ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге тарафыннан расланган. 
Бушлай булса да, билгеле, сүз сыйфатлы, кайнар ризык белән тәэмин итү турында бара. Моның өчен «АБК-Пэймент» ҖЧҖ җавап бирә. Шилнәбаш мәктәбе директоры операторның эшеннән канәгать, продуктларны график буенча китерәләр, ди. (Сүз уңаеннан, октябрь аенда республикада мәктәпләрне тәэмин итүче компанияләр арасында тендер узачак, шуннан соң оператор үзгәрергә дә мөмкин.)
Башлангыч сыйныфта укучы бер балага көнгә 51,85 сум исәбеннән акча бүлеп бирелә. Урта һәм өлкән сыйныфларда укучыларны ашату өчен социаль ярдәм күрсәтелә, ягъни туклану бәясенең (39 сумның) 7,7 сумын хөкүмәт каплый. Балаларны ашханәдә ашатуга федераль бюджет, РФ субъектлары бюджетлары, җирле казна һәм башка финанслау чыганаклары кулланыла. 

 / Рөстәм Зәкиев фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев