15 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Районның участок вәкаләтлеләре өчен тавыш бирик!
«Халык участок вәкаләтлесе» дигән бөтенроссия конкурсы быел Россиядә сигезенче мәртәбә үткәрелә. Иң яхшы участковыйны Интернет аша сайлыйбыз.
-
Круглое Поледа яшәүче коллекционер – 12 ретроавтомобиль хужасы
25 август көнне Яр Чаллы шәһәрендә ретро-автомобильләр һәм мотоцикллар күргәзмәсе узды. Монда ГАЗ-21 Волга, ГАЗ-М20 Победа, ГАЗ-51, ГАЗ-67, Москвич-423, Москвич-407, ЗАЗ-966, М-72, К-750, ИЖ-350 мотоцикллары, мотороллерлар тәкъдим ителгән иде. Әлеге күргәзмәдә районның Круглое Поле поселогы коллекционеры, Россия автолегендалары хуҗасы Радик Ситдыйков та катнашты.
-
Мәктәптә ремонт барган чорда укучылар мәдәният йорты бинасында белем ала
1 сентябрь көнне, районның башка мәктәпләреннән кала, Иштирәк авылы мәктәбе укучылар өчен үз ишекләрен ача алмады. Сәбәбе – бүгенге көндә биредә капиталь ремонт эшләре бара. Күләмле төзекләндерү эшләре иганәче ярдәме белән үткәрелә. Ремонтка «Татнефть» компаниясе тарафыннан 39 миллион сум акча бирелгән. Мәктәп бинасында ремонт барган чорда укытучылар составын һәм укучыларны вакытлыча мәдәният йорты бинасында урнаштырдылар.
-
Чираттагы «Тоннель» – Казиле юлында
17 сентябрьдә, дүшәмбе көнне, иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр район ЮХИДИ инспекторлары Татарстан поселогы – Казиле юлына чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.