15 март 2018 яңалыклары
-
Язның уртасы нинди- шуңа ошап җәй килер дигәннәр бабайлар
Бүген 16нчы март районыбызда көндез -2, төнлә -6 градуска хәтле суык булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 747мм тәшкил итәчәк. Җил көньяктан секундына 6-8м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 5:43 минутта, кояш бата 17:35 минутта. Язның уртасы нинди- шуңа ошап җәй килер дигәннәр бабайлар.
-
Тукай районында быел заманча өч яңа парк төзеләчәк
Ә яңа паркларга исем куйганда исә, конкурс оештырып, авыл җирлекләре халкы белән бергәлектә сайлау кызыклы булачак. Тукай районы Иске Җирекле, Шилнәбаш һәм Бәтке авылларында быел үз эченә бик күп мөмкинлекләрне алган ял һәм спорт мәйданнары төзеләчәк. Иҗтимагый урыннарны төзекләндерү республика программасын тормышка ашыру кысаларында һәр районда шушы территорияләрнең киләчәктә нинди...
-
Күзкәй китапханәсендә "Хәтирә" клубы членнары 18-мартта сайлауга барырга әзер ФОТО
-
Татарстанда 9 меңнән артык гаилә торак шартларын ВТБ ипотека кредитлары белән яхшырткан
ВТБ банкының Татарстандагы берәмле бизнес бүлекчәсе җитәкчесе Илсөя Гыйниятуллина 2017 елда барлыгы 30,9 млрд сум кредит бирелгәнен әйтте. ВТБ банкының Татарстандагы берәмле бизнес бүлекчәсе 2017 елда халыкка барлыгы 30,9 млрд сум күләмендә 41 меңнән артык кредит биргән. Бу узган елдагы күрсәткечтән 39 процентка артык. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында...
-
Тукай районыннан Нәзир Гыймазетдинов иң үзенчәлекле җырчы булып танылды
Нәзир Гыймазетдинов «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм» конкурсының «Иң үзенчәлекле җырчы» номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессы быел өченче тапкыр татар җырлары башкаручыларының «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм» төбәкара конкурсын уздырды. Ул Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының халык артисты Фән Вәлиәхмәтов иҗатына багышлап үткәрелә. Яңа Бүләк авылыннан Нәзир Гыймазетдинов, әлеге конкурсның сайлап...
-
Соципотека һәм арендалы торак программаларында катнашучылар өчен ике йорт төзелеп бетте
Болгар һәм Алабугадагы яңа йортларда социаль ипотека һәм арендалы торак программаларында катнашучы ятим балалар яшәячәк. Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә - 36, Алабугада 56 фатирлы йортны төзү эшләре тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте. Моннан тыш, Түбән Кама шәһәренең 49нчы микрорайонында 160 фатирлы йортны...
-
Башкортстан юлында туңып үлгән крокодил тапканнар
Башкортстанда яшәүчеләр гадәти булмаган табылдык фотосын соцчелтәргә куйган. Башкортстанда яшәүчеләр туңган крокодил тапканнар һәм гадәти булмаган табылдык фотосын соцчелтәргә куйганнар. Фото авторы сөйләвенчә, крокодилны юлда әнисе тапкан. "Әни төнге сменадан соң, иртән Баймактан кайткан. Баймак районының Сибай белән Мукасово авыллары арасындагы юлда крокодилга охшаш нәрсә күргән, әмма аны боз кисәге...
-
Көчле буран көтелә, кар явачак
Татарстан синоптиклары көчле буран һәм кар фаразлый. Бу хакта ТРның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Татарстанда һава торышы бозылу бүген кич башланачак, төнлә һәм иртәгә көндез дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә. Җил коньяк-көнбатыштан, секундына 15-20 метр тизлектә. Урыны белән бозлавык, юлларда кар көртләре.
-
2018 елда Татарстанда социаль ипотека буенча 527 мең квадрат метр торак төзеләчәк
2017 елда әлеге программа буенча гомуми мәйданы 526,1 мең квадрат метрны тәшкил иткән 9876 фатир төзелде. 2018 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 527 мең квадрат метр торак кулланышка тапшыру көтелә.
-
Миңнеханов "Ана даны" медаленә лаек булучыларга акчалата түләүне ике тапкыр арттырды
Биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең урынына 50 мең алачаклар. Рөстәм Миңнехановны "Ана даны - Материнская слава" медаленә лаек булучыларга акчалата түләүне ике тапкыр арттырды.Биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең урынына 50 мең алачаклар.Алты һәм күбрәк бала тзрбияләгән аналарга өстәмә түләү 5 меңнән 10 меңгә кадәр артачак.
-
«Аҗаган» уйнадылар
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» универсаль спорт комплексында «Аҗаган» хәрби-спорт уенының район этабы үтте. Уеннарның максаты - үсеп килүче яшь буында патриотик хисләр, шулай ук Ватанның чын батыр саклаучыларын тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Ярышларда барысы бергә район мәктәпләреннән 14-15 яшьлек яшүсмерләрдән җыелган 18 команда көч сынашты. Алар үзләрен ату, автоматны...
-
Имин булмаган гаиләдәге балаларны шефлыкка алу мәсьәләсе каралды
Тукай муниципаль районының наркоманиягә каршы көрәш комиссиясе агымдагы елның беренче утырышын уздырды. 2017 ел эшчәнлегенә йомгак һәм 2018 ел өчен эш бурычлары билгеләүгә багышланган җыелышта аерым игътибарны яшүсмерләр тәрбиясенә юнәлттеләр.
-
«Созвездие-Йолдызлык – 2018» фестивалендә җиңү яуладылар
Кнәз авылының «Умырзая» хореография ансамбле эстрада сәнгатенең XVIII Ачык республикакүләм телевизион яшьләр «Созвездие-Йолдызлык - 2018» фестивалендә чыгыш ясады. Ансамбль коллективы (җитәкчеләре Марина Межуева һәм Гөлфия Адиева) дәрәҗәле фестивальдә катнашып, «Хореография» номинациясендә III лаеклы урын алды. Балаларга катнашучылар сертификаты, диплом һәм магнитола бүләк иттеләр. Моннан тыш 8-13 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә...
-
Татарстанның нәсел эше орлыкчылык идарәсенә 23 эш машинасы тапшырылды
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше орлыкчылык идарәсе баш дәүләт идарәсенең ведомство учреждениеләре яңа эш машиналарына ия булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда идарәгә 23 машина ачкычы тапшырды. "Лада Гранта" һәм "Лада Ларгус" җиңел машиналары селекция-нәсел эшен, ясалма орлыкландыру һәм эмбрионнар трансплантациясе, нәселле...
-
Россиядә беренче мобиль ветеринария пункты Татарстанда эшли башлады
Пункт мал-туар тоякларын эшкәртү, дәвалау станок-беркеткече, вак йорт хайваннары өчен клиника, йогышсызландыру җайланмасы һ.б. белән җиһазландырылган. Россиядә беренче мобиль ветеринария пункты Татарстанда эшли башлады. Бу турыда бүген, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ветеринария идарәсе, нәсел эше һәм кулланучылар кооперациясе оешмаларына автомобиль ачкычлары тапшыру чарасында билгеле булды. Татарстан республикасының Министрлар Кабинеты каршындагы...