Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Аҗаган» уйнадылар

Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» универсаль спорт комплексында «Аҗаган» хәрби-спорт уенының район этабы үтте. Уеннарның максаты - үсеп килүче яшь буында патриотик хисләр, шулай ук Ватанның чын батыр саклаучыларын тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Ярышларда барысы бергә район мәктәпләреннән 14-15 яшьлек яшүсмерләрдән җыелган 18 команда көч сынашты. Алар үзләрен ату, автоматны...

Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» универсаль спорт комплексында «Аҗаган» хәрби-спорт уенының район этабы үтте. Уеннарның максаты - үсеп килүче яшь буында патриотик хисләр, шулай ук Ватанның чын батыр саклаучыларын тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Ярышларда барысы бергә район мәктәпләреннән 14-15 яшьлек яшүсмерләрдән җыелган 18 команда көч сынашты. Алар үзләрен ату, автоматны сүтеп-җыю, противогазны тизлеккә кию, медицина ярдәме күрсәтү, интеллектуаль бәйгедә күрсәтә алды. Спорт ярышларын район мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге башлыгы Дамир Вәлиев ачып җибәрделәр. Барлык җыелганнарны катнашучылар җыр белән котладылар, аның белән хәрби комиссариатның чакырылыш бүлекчәсе башлыгы Игорь Пасечников идарә итте. Нәтиҗәдә командалар арасында беренче урынны Биклән авылы мәктәбе укучылары яулап алды. Икенче һәм өченче урыннарда Борды һәм Яңа поселогы мәктәбе командалары калды. Алар грамоталар һәм кубоклар белән бүләкләнде, дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр бүлегеннән.

Фото район мәктәптән тыш эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев