Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 9 меңнән артык гаилә торак шартларын ВТБ ипотека кредитлары белән яхшырткан

ВТБ банкының Татарстандагы берәмле бизнес бүлекчәсе җитәкчесе Илсөя Гыйниятуллина 2017 елда барлыгы 30,9 млрд сум кредит бирелгәнен әйтте. ВТБ банкының Татарстандагы берәмле бизнес бүлекчәсе 2017 елда халыкка барлыгы 30,9 млрд сум күләмендә 41 меңнән артык кредит биргән. Бу узган елдагы күрсәткечтән 39 процентка артык. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында...

ВТБ банкының Татарстандагы берәмле бизнес бүлекчәсе җитәкчесе Илсөя Гыйниятуллина 2017 елда барлыгы 30,9 млрд сум кредит бирелгәнен әйтте.

ВТБ банкының Татарстандагы берәмле бизнес бүлекчәсе 2017 елда халыкка барлыгы 30,9 млрд сум күләмендә 41 меңнән артык кредит биргән. Бу узган елдагы күрсәткечтән 39 процентка артык. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ВТБ банкының Татарстандагы берәмле бизнес җитәкчесе Илсөя Гыйниятуллина сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, тулаем алганда, 2017 елгы эш нәтиҗәләре барлык юнәлешләр буенча күрсәткечләрнең үсешен күрсәтә. ВТБ ның берәмле хезмәтләр бүлегенең кредит портфеле 28,2 процентка артып, 2018 елның 1 гыйнварына 60,8 млрд сум тәшкил иткән. Кредит портфеленең 65 проценты - ипотека, 27 проценты - куллану кредитлары, 8 проценты - автокредит.

Илсөя Гыйниятуллина банкта барыннан да бигрәк ипотека кредитлары өстенлекле булуын билгеләп узды. "Ипотека кредит портфеле драйверы булды", - ди ул. Татарстанның 9 меңнән артык гаиләсе торак шартларын ВТБ ипотека кредитлары ярдәмендә яхшырткан. 2017 елда ВТБ бу гаиләләргә җәмгысе 16,5 млрд сум күләмендә кредит биргән, бу 2016 елгы күрсәткечтән 32 процентка артык. Илсия Гыйниятуллина моны 2017 ел дәвамында процент ставкасының шактый кимүе белән аңлата. Кредитның уртача күләме - 1,8 млн сум. Ипотека килешүләре арасында икенчел торак сатып алуга займнар өстенлек итә. "Бу икенчел торакка ихтыяҗ зуррак булуы белән аңлатыла", - ди бүлек җитәкчесе. Торакны күбрәк Яңа Савин һәм Идел буе районнарында сатып алганнар. "Хәзерге вакытта ипотека буенча процент ставкалары 9,3 проценттан башлана. Бу "Больше метров - меньше ставка" программасы өчен гамәлдә. Хезмәт хакын безнең банк аша алучы клиентлар өчен ставкалар 9,5 проценттан башлана. Алар өчен беренчел взнос күләмен дә киметтек. Ул хәзер 10 проценттан гыйбарәт", - ди белгеч.

Аның сүзләренә караганда, хәрбиләр өчен ставкасы 9,7 проценттан башланган ипотека бар. "Победа над формальностями" программасы буенча (клиент ипотекага заявканы паспорт һәм СНИСЛ буенча гына бирә) ставка 10 процент тәшкил итә. "База продуктларыннан кала, безнең төзүчеләр белән партнерлык программалары гамәлдә. Алар буенча ставкалар гадәттәгедән 3 процентка азрак", - диде Илсөя Гыйниятуллина.

Банк бүлекчәсе җитәкчесе быел 6 процентлы ипотека буенча дәүләт программасы эшли башлаганын әйтте. Бу 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 ел азагына кадәр икенче яки өченче баласы туучы гаиләләргә яңа торак алу өчен каралган. Бу программа буенча беренчел взнос - 20 процент. Кредит суммасы 3 млн сумнан артмаска тиеш.

Куллану кредитлары портфеле 25 процентка артып, 16,6 млрд сумга җиткән. Былтыр банк кулланучыларга 11,2 млрд сум күләмендә кредит биргән, бу узган елгы күрсәткечтән 50,6 процентка артык. Барлыгы 26 меңнән артык кредит рәсмиләштерелгән. "Акчалата кредитлар буенча процент ставкалары 12,5 проценттан башлана. Иң күбе 5 елга бирелә ала, максималь суммасы 5 миллион сумга кадәр", - диде Илсия Гыйниятуллина.

Алга таба ул автокредитларга күчте. 2016 ел белән чагыштырганда, алар өч тапкыр күбрәк бирелгән. Үсеш 38 процент тәшкил итә. Машина сатып алу өчен барлыгы 3,1 млрд сумга 6 меңнән артык кредит буенча килешү төзелгән. "Автокредитлар үсешенә дәүләт программасы тәэсир итте. Былтыр шушы төр кредитларның 70 проценты әлеге программа кысаларында бирелде", - диде Илсия Гыйниятуллина. Ул ике программа гамәлдә булуын әйтте. "Беренче автомобиль" - элек машинасы булмаган клиентлар өчен. "Гаилә автомобиле" - 2 һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала үстерүче гаиләләр өчен. Бу клиентлар Россиядә җыелган машина бәясеннән 10 процент ташламага дәгъва кыла ала. Машина бәясе 1,5 млн сумнан артырга тиеш түгел", - диде Илсия Гыйниятуллина. Ул халыкта машина алмаштыру тенденциясе күзәтелгәнен, гадәттә, 4 ел узгач, яңа машинага күчүне кулай күргәннәрен әйтте. Автокредитлар буенча процент ставкалары елына 9,5 проценттан гыйбарәт.

Шулай ук, банкта саклау продуктларына ихтыяҗ артуы күзәтелә. Бер ел эчендә республикада яшәүчеләр ВТБ га саклауга 14 млрд сум акчасын керткән - бу 2016 елга караганда 3 тапкыр артык. Физик затлардан кертелгән акча портфеле бер ел эчендә 53 процентка артып, 2018 елның 1 гыйнварына 52,4 млрд сумга җиткән. "Депозит портфеле үсеше клиентларның безгә ышанычы, бездә конкурентлы шартлар турында сөйли. Вкладлар буенча процент ставкаларына килгәндә, максималь ставка 7 процент. Без, шулай ук, тупланма счет продуктын тәкъдим итәбез, анда ставка 8,5 процент тәшкил итә. Бу уңайлы продукт, клиент чикләүсез акча өстәп бара, яки салдыра ала", - дип белдерде Илсия Гыйниятуллина.

ВТБ хезмәт хаклары проектлары юнәлешендә алга киткән. 2017 елда хезмәт хаклары карталары портфеле 1,8 тапкыр үскән. 2017 ел башына портфель 76 мең карта булса, 2018 ел башына 134 мең картага җиткән. "1,5 меңнән артык килешү гамәлдә. Узган елда без яңа 640 килешү төзедек, 63 меңнән артык хезмәт хакы картасы ясап бирелде", - дип хәбәр итте белгеч.

"Ел башында бездә әһәмиятле вакыйга булды: безнең банк ВТБ 24 белән кушылу процессын тәмамлады. Без клиентларыбызга бердәм бренд белән хезмәт күрсәтә башладык. Кушылу уңышлы узды, клиентлар уңайсызлыклар тоймады. ВТБ 24 нең барлык хезмәтләре сакланды. Кредитлар буенча шартлар үзгәрмәде", - дип билгеләп үтте Илсия Гыйниятуллина.

Ул берәмле бизнес бүлегенең 33 офисы эшләвен, аларның Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Бөгелмәдә урнашканын әйтте. Татарстанда ВТБ банкының 346 банкоматы исәпләнә.

"2018 елда без амбициоз бурычлар куябыз. Төп максат - клиентлар базасын арттыру, шул исәптән хезмәт хакы проектлары аша", - дип белдерде Илсия Гыйниятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев