Имин булмаган гаиләдәге балаларны шефлыкка алу мәсьәләсе каралды
Тукай муниципаль районының наркоманиягә каршы көрәш комиссиясе агымдагы елның беренче утырышын уздырды. 2017 ел эшчәнлегенә йомгак һәм 2018 ел өчен эш бурычлары билгеләүгә багышланган җыелышта аерым игътибарны яшүсмерләр тәрбиясенә юнәлттеләр.
Җәмгыятьтә шундый караш яши - баламны мәктәпкә бирдем, укытыгыз, тәрбияләгез. Әлбәттә, баланың җәмгыятьтә үз урынын табарлык, үзенең талантын дөрес юнәлештә куллана алырлык шәхес булып формалашуында, аң-белемгә кызыксыну уятуда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең дә, мәктәпләрнең дә роле зур. Һәм бу юнәлештә бик күп эш башкарыла да. Наркоманиягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы нәкъ менә мәгариф идарәсе начальнигы Рамил Исаев чыгышы белән белән башланып китте. Сыйныф сәгатьләре, төрле тематик очрашулар, сыйныфтан тыш чаралар - барысы да балаларда һәм яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән. Бу өлкәдә эшчәнлек районның башка структуралары белән бергә алып барыла. Мәсәлән, «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологлары белән, шулай ук мәктәптән тыш эшләр үзәге, авыл мәдәният йортлары белән берлектә дә бик күп чаралар уздырылып килә. Ләкин баланы белем-тәрбия учреждениеләре карамагына гына калдыру һич дөрес түгел. Кеше шәхес буларак, аның гадәтләре, тәртибе, кызыксыну даирәсе гаиләдә, өйдә, якыннары йогынтысында формалаша. Шуңа күрә наркотик, исерткеч матдәләргә, бары күңел ачу өчен генә корылган чараларга каршы торучанлык та өй тәрбиясеннән килә.
Наркоманиягә каршы комиссия утырышында имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны шефлыкка алу мәсьәләсе каралды. Мәктәп яшендәгеләр һәрдаим сыйныф җитәкчесенең күз уңында. Махсус аерым чаралар уздырып, баланың игътибарын исерткеч матдәләргә юнәлтүнең зарурлыгы юк, билгеле. Ләкин мәктәптә уздырылучы һәр чара ул сәламәт яшәү рәвешенә, вакытны кызыклы да, файдалы да итеп уздыруга корылган. Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльвира Шәйдуллина бу нисбәттән үз фикерен белдерде: «Республикадан районнарга наркоманиягә каршы видеороликлар таратылды. Эшләнеше ягыннан бик сыйфатлы иде. Без аларны мәктәпләргә тараттык, сыйныф сәгатьләрендә куллана башладык. Бервакыт шундый чарада арткы партада бер укучы янында утырам, бу укучы миңа әйтеп куймасынмы: «Минем бу әйберне татып карыйсым килә», - дип. Төрле баланың психологик әзерлеге төрлечә. Кемдәдер ул роликлар каршылык тудырса, башкаларда кызыксыну уятырга мөмкин. Шуңа күрә бу өлкәдә бик сак булырга кирәк», - диде Эльвира Василовна. Әлбәттә, әлеге афәткә каршы «бүген наркоманиягә каршы көрәшәбез» дип, кулга корал тотып эш башкарып булмый. Бу көн саен дәвам итә торган системалы тәрбия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев