14 март 2019 яңалыклары
-
Алексей Песошин Фәннәр академиясе эшләгән русча-татарча сүзлектән файдаланырга киңәш итте
Система берничә ай Казан шәһәре Башкарма комитетында сыналган.
-
Шилнәбашта кышны озаттылар
Шилнәбаш авылында да кышны озату, язны каршы алу бәйрәмен бик матур итеп үткәрделәр.
-
Кнәздә Май чабу бәйрәме
Май чабу – районда традициягә әйләнгән бәйрәмнәрнең берсе. Ул кышны озату һәм язны каршы алу йоласы. Май чабуның үзенчәлекле символы – кызарып пешкән коймак. Ул көнне пешерелгән коймакны яктылыкка, кояшка тиңлиләр. Май чабу бәйрәме, һәр елдагыча, Кнәз авыл җирлегендә дә зурлап уздырылды.
-
Яшь тукайлылар «Йолдызлык» бәйгесендә
Балалар «Йолдызлык» бәйгесе кысаларында Яр Чаллы шәhәрендә сәхнә тотты. Самира Галиуллина, «Пчелки» бию төркеме махсус призга, «Энҗе», «Умырзая» бию төркемнәре икенче урынга лаек булдылар.
-
Болай булса, мәчет төзеләчәк!
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан шаулап-гөрләп узган «Йолдызлы чәкчәк – Тукай районы чәкчәге» тамашасы турында фикер-тәэсирләр әле дә тынмый. Анда катнашкан чәкчәк пешерү осталары өчен дә, тамашачылар өчен дә искитәрлек вакыйга булды ул. Тукай районы хатын-кызлары үзләренең уңганлыгын, милли традицияләрне хөрмәтләвен күрсәтте. «Баллы» бәйрәм кысаларында булган тагын бер вакыйга игътибарга лаек. Бәйгенең мәртәбәле жюри рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов Игенчедән килгән Гөлфирә ханым Шәйхразиеваның ихлас теләгенә җавап итеп, шушы авылда мәчет төзелешен башлар өчен 100 мең сум акча бирергә вәгъдә итте.
-
«Балкыш»ның сайлап алу туры узды
Районда «Балкыш-2019» республика балалар халык иҗаты фестиваленең «Без бергә» дип аталган сайлап алу туры узды.
-
Алдан ук сөйләшик
Тукай районы авыл җирлекләре башлыклары каты көнкуреш калдыклары җыю буенча төбәк операторы «Гринта» компаниясе вәкиле Екатерина Уткина белән очрашты.
-
Зифа Кадыйрова районнарда китап кибетләре ачарга кирәк дип саный
Китап кибетләре булса, халык рәхәтләнеп китап укыячак, диде язучы.
-
Бабайлар әйткән : “Уку — күңел нуры,укымый калган — кеше хуры”,- дигәннәр
Һава торышы.