Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбашта кышны озаттылар

Шилнәбаш авылында да кышны озату, язны каршы алу бәйрәмен бик матур итеп үткәрделәр.

Уйнадылар, биеделәр, әйлән-бәйлән җырладылар. Аннары рәхәтләнеп тәмле коймак белән чәй эчтеләр. Бәйрәм уеннар белән үрелеп барды. Гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, аркан тарту кебек уеннарда халык бик актив катнашты. Авылдашлар алдында үзешчән артистлар, «Россияночка» вокаль ансамбле чыгыш ясады. Гадәттәгечә, соңыннан карачкы яндырылды. 
Авылда яз бәйрәме 8 Мартны да матур итеп билгеләп үттеләр. Мәдәният йортында үзешчән артистларыбыз, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары чыгыш ясады.
Хатын-кызларны җирлек башлыгы Ольга Гончарова котлады.

Анжелика ПОНОМОРЕВА,
мәдәният йорты директоры.

Фото Нурзилә Бариевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев