Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Болай булса, мәчет төзеләчәк!

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан шаулап-гөрләп узган «Йолдызлы чәкчәк – Тукай районы чәкчәге» тамашасы турында фикер-тәэсирләр әле дә тынмый. Анда катнашкан чәкчәк пешерү осталары өчен дә, тамашачылар өчен дә искитәрлек вакыйга булды ул. Тукай районы хатын-кызлары үзләренең уңганлыгын, милли традицияләрне хөрмәтләвен күрсәтте. «Баллы» бәйрәм кысаларында булган тагын бер вакыйга игътибарга лаек. Бәйгенең мәртәбәле жюри рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов Игенчедән килгән Гөлфирә ханым Шәйхразиеваның ихлас теләгенә җавап итеп, шушы авылда мәчет төзелешен башлар өчен 100 мең сум акча бирергә вәгъдә итте.

Оста ханым бәйгегә алып килгән чәкчәген дә манаралы мәчет формасында эшләгән иде. «Без авылдашларыбыз белән үзебезнең мәчетне төзү турында хыялланабыз», – диде ул. Күпсанлы авылдашлары аңа залдан көч биреп торды. Чәкчәк пешерүчеләр бәйгесендәге күтәренке кәеф Рафаэль Сөләйман улының да күңелен кузгатты. Ул хезмәт юлын Тукай районы җирлегендә башлаган. Казаннан укып кайткач, аңа гаиләсе белән күпмедер вакыт Игенче авылында яшәргә дә туры килгән. Ихтирам-хөрмәт йөзеннән бирелгән акча мәчет төзелешенә саллы гына мая булачак.Төзелеш эшләрен башкарыр өчен техника hәм материаллар белән дә ярдәм итәргә дә ышандыра ул. 
Бүгенге көндә Игенче авылында 80нән артык кеше яши. Күпчелеге – өлкән буын вәкилләре. Халык бердәм монда, эшчән hәм максатчан.
– Без бер гаилә булып яшибез. Шатлыклы вакытларда да, берәребезгэ кайгы килсә дә – без бергә, – ди авылның имам-хатыйбы Рәшит абый Солтанов. 
– Мәҗлесләр үткәрү, Коръән нигезләрен өйрәнү, вәгазьләр тыңлау, җыелып намаз уку өчен авылга мәчет кирәк. Намаз укучы апа-
абыйлар белән әлегә авыл медпунктына җыелабыз, – дип сөйли ул. Тик берәү дә кысан дип зарланмый. Уңайлы мәчет төзетү әлегә хыялда. 
Мәчет өчен авыл уртасында – иске мәдәният йорты урнашкан урында 14 сотый ызанланган җир дә бар. Бу территория су, газ, электр челтәрләренә тоташтыру өчен дә уңай. Баштарак авыл халкы әлеге мәдәният йорты бинасын реконструкцияләп, мәчет итү турында фикер йөрткән булган.
– Район башлыгы Фаил Камаев башлангыч ярдәм итеп керамзит блоклар бирде. Аннары авыл халкы үз теләге белән тапшырган 150 мең сум тирәсе акчабыз бар. Инде менә шуларга «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов та кушылды. Болай булса, иншалла, яңа мәчет төзербез, – дип сөенеп сөйли Илдус абый Таҗиев. Шушы көннәрдә игенчелеләр мәчетне төзү өчен проект ясату эшен дә башлап җибәрәчәк. Мәчет төзүне дә үзләре башкарырга әзер алар.
– Барлык авыл халкы «Якты юл» газетасы редакциясенә зур рәхмәтле. Бар Тукай районын кузгатты бит. Милләт өчен мөhим эш башкарды. Шөкер, «Йолдызлы чәкчәк – Тукай районы чәкчәге» бәйрәмендә авылыбызның данын Гөлфирәбез яклады. Алай гына түгел, аның бу бәйрәмдә катнашуы авылыбызда мәчет төзүгә зур этәргеч булды. Рафаэль Юнысов та кайчандыр безнең Игенче авылда яшәвен горурланып сәхнәдән сөйләде бит. Яшь чагын искә алды. Без аларга чиксез рәхмәтле, – ди авылның актив кешесе Асаф абый Гайнанов.
Игенчелеләр «Якты юл» газетасына еллык язылу турында да вәгъдә бирделәр. Чөнки кечкенә авылның олы эшләре турында район басмасы һичшиксез яктыртып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев