Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәздә Май чабу бәйрәме

Май чабу – районда традициягә әйләнгән бәйрәмнәрнең берсе. Ул кышны озату һәм язны каршы алу йоласы. Май чабуның үзенчәлекле символы – кызарып пешкән коймак. Ул көнне пешерелгән коймакны яктылыкка, кояшка тиңлиләр. Май чабу бәйрәме, һәр елдагыча, Кнәз авыл җирлегендә дә зурлап уздырылды. 

Бәйрәмгә көне дә кояшлы булды. Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыларның ялын үзенчәлекле итеп оештырганнар. Алар әлеге бәйрәмгә хас традицияләрне дә күрсәтергә тырыштылар. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле кызыклы бәйгеләр, спорт ярышлары оештырылды. Яз һәм узып баручы кыш турындагы рус халык җырларына яше дә карты да биеде. Бәйрәм программасында театральләштерелгән тамаша да каралган иде. Авыл халкы рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнады, коймак, тәм-томнар белән кайнар чәй эчте. 
Китапханәчеләребез дә тамашачыларның ялын кызыклы итәргә тырышты. Халык капчык белән дә бәреште, себеркегә утырып та ярышты. Күңел ачу программасы Кнәз мәдәният йортының иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды. Чараның ахырында карачкы яндырдылар.. 

Тамара ТУЗЕЕВА,
Кнәз авылы мәдәният йорты директоры.

Фото Тамара Тузеевадан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X