14 февраль 2018 яңалыклары
-
Исерек килеш руль артына утыручыларны ачыклаячаклар
Район ЮХИДИ инспекторлары һәм участок вәкаләтлеләре 16 февраль көнне иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр Яр Чаллы - Нефтебаза - Бәтке юлына чираттагы «Тоннель» рейдына чыгачак. Узган рейд барышында юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар куркынычсызлык каешын такмаучыларны ачыклауны төп максатлары итеп куйганнар иде. Бу кагыйдәне үтәмәгән 6 кешегә карата беркетмә төзелде. Бу...
-
Тормыш бер урында тормый
Ел саен кышкы айларда авыл җирлекләрендә халык җыеннары уздыру гадәткә керде. Әйтерең юк, башкарган эшләрне барлау, киләчәккә план сызу, халык белән эшлекле аралашу, аларның фикерләрен тыңлау өчен бик күркәм, кирәкле форсат ул. Борынгылар юкка гына киңәшле эш - таркалмас, димәгәннәр.
-
Иштирәклеләрне җир, юл, су мәсьәләсе борчый
Иштирәклеләр авыл һәм район җитәкчелегенә җир, юллар, су мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина чыгышыннан күренгәнчә, җирле бюджет күләме узган ел 4 млн га якын булган, барлыгы 396 хуҗалык исәпләнә. Бүгенге көндә Мартыш авылының 91 хуҗалыгы, дәүләттән компенсация, фатир алып, күченеп киткәннәр.
-
«Мәхәббәт канатында» бәйгесенең 8нче катнашучылары
Бикләннән Рәзинә Сәетгәрәева һәм аның тормыш иптәше Гамир әфәнде. Рәзинә ханым конкурсның «Иң үзенчәлекле мәхәббәт тарихы» номинациясенә үзе язган «Син - минем табышым» хикәясен җибәргән. Укучыларыбызны әлеге кызыклы хикәя белән газетабызның алдагы саннарында таныштырып үтәрбез. Моннан тыш Рәзинә Габделбәровна «Иң үзенчәлекле тәкъдим ясау» номинациясенә дә шигырь язып җибәргән. «Мәхәббәт канатында»...
-
2017 елда Татарстанда 350 сыер абзары ремонтланды
Авыл хуҗалыгы тармагы корылмаларын капиталь ремонтлау программасы 2014 елдан тормышка ашырыла. 2017 елда Татарстанда сыер сарайларын, яшелчә складларын һәм машина-трактор паркларын капиталь ремонтлауга 1,9 миллиард сум акча бүленде. Бу эшләр 2014 елдан тормышка ашырылучы республика программасы кысаларында башкарылды. Аның буенча, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чыгымнарының 30 проценты ТР бюджетыннан компенсацияләнә. Үткән...
-
Билгеләнү
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район җитәкчелегенә яңа эш урыннарына килгән өч җитәкчене тәкъдим иттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары итеп, Роза Гыйззәтуллина урынына Ленар Авзалов билгеләнде. Ул моңа кадәр Мөслимдә Саклык банкында өлкән инспектор, өлкән бухгалтер, бүлек мөдире булып эшләгән. Мөслимдәге «Россельхозбанк» бүлек офисы белән идарә иткән, Мөслим...
-
Теләнче -Тамак картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче Шәйхраҗиев Шәйхләгзәм гомер бәйрәме – 90 яшен тутырды
Теләнче-Тамак картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче Шәйхраҗиев Шәйхләгзәм гомер бәйрәме - 90 яшен тутырды. Аны котларга район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров, район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, район социаль яклау идәрәсе башлыгы Гөлнара Шәфикова, интернат йорты директоры Фәйрүзә Муллина килде. Аны туган көне белән чиксез тәбрикләп Россия Президентының котлау...
-
14 февраль көненә Тукай районында һава торышы
Бүген, 14 февраль көнне, Тукай районында, көн аяз булачак, явым-төшемсез. Һава температурасы көндез -15 градус салкынлык, төнлә -16 градус. Җил секундына 2 метрга кадәр. Sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә -11 градус салкын булачак.