Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштирәклеләрне җир, юл, су мәсьәләсе борчый

Иштирәклеләр авыл һәм район җитәкчелегенә җир, юллар, су мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина чыгышыннан күренгәнчә, җирле бюджет күләме узган ел 4 млн га якын булган, барлыгы 396 хуҗалык исәпләнә. Бүгенге көндә Мартыш авылының 91 хуҗалыгы, дәүләттән компенсация, фатир алып, күченеп киткәннәр.

Аулаш авылында, нигездә, өлкәннәр яши. Зиратка юл бары 4 км гына булса да, туры юл булмаганга, урап 28 км ара узарга кирәк. Элек монда тимер юл аркылы юл булган, тик хәзер бу урын чокырланып беткән. Кышын исә мәетне «снегоход» ярдәмендә турыдан гына илтәләр. Яз, җәй, көзләрен аэропорт юлыннан йөриләр. Район җитәкчелеге бу мөрәҗәгать буенча эш баруы, ләкин әлегә анык җавап килмәве турында хәбәр итте. Шулай да язга чыгуга әлеге юлның торышын шәхсән үзе килеп караячагын, мөмкин булган чишелеш юлларын эзләячәген хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев. Гөлнара Сәүбановна тагын бер борчуын белдерде - Түбән Кама - Иштирәк юлы бүгенге көндә бернинди оешма карамагына кермәгән. Аны чистарту эшләре дә моңарчы бары тик авылның химаячеләре тарафыннан гына башкарылган. Юлны Түбән Кама шәһәренең «Автодор» җәмгыяте төзегән булган, кулланылышка тапшыру акты бар, ул Тукай районы хакимиятенең төзелеш бүлегенә тапшырылган. Ләкин бүгенге көндә юл баланска кермәгән. Фаил Мисбахович бу мәсьәләдә ачыклык кертте һәм тиешле хезмәтләргә эшне тизләтүне йөкләде. «Юлның район территориясендә булган өлеше район балансына кертелергә тиеш», - диде ул.

Җыен вакытында куркынычсызлык мәсьәләсе дә күтәрелде. Узган елда авыл җирлеге үз бюджеты хисабына авыл халкы ярдәме белән янгын сүндерү машинасына капиталь ремонт ясаткан. Агымдагы елда исә үзара салым акчасына җылытылган бокс төзергә уйлыйлар. Авыл җирлегенең участок полиция хезмәткәре Рафаэль Закиров та иминлек мәсьәләләренә тукталды, мошенникларның халыкны алдау юллары турында сөйләде, полиция хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Гөлнара Гарифуллина үз чыгышында авыл җирлегенең алтын куллы кешеләренә аерым тукталды, һәрберсенең исемен атады.

Җыен ахырында, гадәттәгечә, авыл халкы үзен борчыган сорауларын җиткерде. Суга түләү бәясенең югары булуыннан зарланды иштирәклеләр. «Бәтке коммуналь челтәрләре» җитәкчесе Геннадий Петров тариф бәясенә нинди чыгымнар кергәнлеген, кыш айларында җыелган акча күләменең, хәтта Иштирәк авыл җирлегендә эшләүче ике хезмәткәрнең эш хакына да җитмәвен аңлатты. Фаил Камаев исә, бу җәһәттән авыл халкына мөрәҗәгать итеп, су мәсьәләсен үз өстенә алырлык кеше булса, коммуналь оешманың авылдан чыгу вариантын тәкъдим итте. Газетабызның узган санында Кече Шилнә авылы җирлегендәге Белоус поселогы турында язган идек. «Татарстан коммуналь челтәрләре» үз эшен әлеге авылда туктаткач, Белоус халкы үзләре арасыннан җаваплы кеше билгеләп куйган. Бу эшләрне Виктор Свищов алып бара. Аның сүзләренчә, суга бәя хәзер күпкә арзанрак, ләкин су белән тәэмин итү системасы зур ремонт таләп итә.

Иштирәк авыл җирлегендәге сөрелмичә яткан авыл хуҗалыгы җирләре турында да үз фикерен белдерде район җитәкчелеге. «Уңдырышлы җирләр бүгенге көндә ташландык хәлдә. Алар һәрберсе эшкәртелергә тиеш. Ул җирләрне пайчылар үзләре эшкәртәчәкме, әллә инде җирнең кадерен белүче икенче бер хуҗа табып, аның белән килешү төзеп, әлеге җирләргә аны кертергәме - бу авыл халкы белән бергә хәл итәсе мәсьәлә», - диде Фаил Камаев.

Сезгә менә бу материаллар да кызыклы булырга мөмкин:

Юлы да кирәк, газы да кирәк, суы да җитми, ләкин халык һаман Кече Шилнә җирлегенә агыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев