Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Билгеләнү

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район җитәкчелегенә яңа эш урыннарына килгән өч җитәкчене тәкъдим иттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары итеп, Роза Гыйззәтуллина урынына Ленар Авзалов билгеләнде. Ул моңа кадәр Мөслимдә Саклык банкында өлкән инспектор, өлкән бухгалтер, бүлек мөдире булып эшләгән. Мөслимдәге «Россельхозбанк» бүлек офисы белән идарә иткән, Мөслим...

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район җитәкчелегенә яңа эш урыннарына килгән өч җитәкчене тәкъдим иттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары итеп, Роза Гыйззәтуллина урынына Ленар Авзалов билгеләнде. Ул моңа кадәр Мөслимдә Саклык банкында өлкән инспектор, өлкән бухгалтер, бүлек мөдире булып эшләгән. Мөслимдәге «Россельхозбанк» бүлек офисы белән идарә иткән, Мөслим районы башлыгы урынбасары булган. 2017 елдан бирле «Ык» оешмасында директор булып торган.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп Гөлнара Ганиева билгеләнде. Ул моңа кадәр Яр Чаллы шәһәренең 26нчы гимназиясендә башлангыч сыйныфлар, география фәне укытучысы булып эшләгән. Соңыннан шәһәрнең салым инспекциясендә әйдәп баручы белгеч, бүлек мөдире булып хезмәт куйган. 2009 елдан бирле «Тал» җитештерү-коммерция фирмасында эшләгән.

Район җитәкчелегенә шулай ук агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты рәисе итеп Файсал Гыйлаевны тәкъдим иттеләр. Моңа кадәр ул районыбыздагы Тукай исемендәге колхоз рәисе, Менделеевск районы «Гришкино» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе, «Горзеленхоз» оешмасы генераль директорының икътисад буенча беренче урынбасары булып эшләгән. Соңыннан «Пак-Инвест» оешмасы генераль директорының гомуми сораулар буенча урынбасары, «Наш дом» оешмасы директоры урынбасары булып хезмәт куйган. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев моңа кадәр әлеге вазифада эшләгән Гомәр Хәйруллинга күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт әйтте, истәлеккә бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев