Тормыш бер урында тормый
Ел саен кышкы айларда авыл җирлекләрендә халык җыеннары уздыру гадәткә керде. Әйтерең юк, башкарган эшләрне барлау, киләчәккә план сызу, халык белән эшлекле аралашу, аларның фикерләрен тыңлау өчен бик күркәм, кирәкле форсат ул. Борынгылар юкка гына киңәшле эш - таркалмас, димәгәннәр.
Үзем мәдәният йортына җыенга барам, үзем урам-тыкрыкларны күзәтәм. Югыйсә, ничә тапкырлар узам мин алардан, ә бүген башка күзлектән карыйм: җыенда нәрсәләр хакында сөйләшербез. Авыл матур яши - газы, суы өйләргә кергән, электр утлары яна - өзеклекләр юк, төнлә урамнарда электр лампалары ялт итеп тора, алар автоматка көйләнгән, көнкүрештә җыелган чүп-чарны да махсус машина көне-сәгате белән килеп алып китә. Авырып китсәк, кем әйтмешли, барып егылырга, беренче ярдәмне алырга дәваханәбез бар, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, спорт мәйданы - барысы да халык өчен. Шулар өстенә, исеме үзгәрсә дә, җисемен саклаган күмәк хуҗалыгыбыз, заман тудырган кыенлыклар белән көрәшә-көрәшә гөрләп яшәп ята, күпме халыкны эшле итә. Абзарлар тулы - эре мал, басуларыбыз эшкәртелә, иген игелә. Авыл төзек. Ел саен ничәмә яңа йортлар калка, ихаталар ныгытыла, урамнарыбыз чип-чиста, кирәкле товарларны алу өчен интегеп шәһәргә йөрисе юк - җирлектә җиде кибет барлык ихтыяҗларны канәгатьләндерә.
Җыенга кадәр халык белән очрашып, сорау-гозерләрен тың-
ларга, кирәкле киңәшләрен, сорауларына җавап бирергә халыкка хезмәт күрсәтә торган оешмалардан вәкилләр килүе дә бик кирәкле гамәл - авылда башлыча өлкәннәр яши, йомышы төшкән оешманы шәһәргә барып табулары бик читен, ә монда, әнә бит, үзләре килгәннәр. Өстәлләр тирәсенә халык байтак җыелган - дөнья булгач, соравы да туып тора бит аның.
Авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев хисап докладын бик җентекләп әзерләгән. Ел барышында башкарылган эшләрне, кайда күпме акча тотылуын бик тәфсилләп сөйләде, саннар, вакыйгаларны чагылдыручы фотолар слайдта - экранда күрсәтелеп барды. Аз эшләнмәгән. Күзкәйдә 250 метр юл салынган, Яңа Байлар, Күзкәй авылларында чүплекләр чистартылган, ике буа төзекләндерелгән, Иске Байлар авылында «Тимерче» чишмәсе сафка бастырылган, авылны төзек, чиста тоту буенча башка вак-төяк эшләр дә җитәрлек.
Авыл җирлеге республикада эшли торган программаларда актив катнаша. Эдуард Гәрәев бу юнәлештә башкарылган эшләрне санады. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә Эдуард Рәкыйповичның тәҗрибәсе зур, кирәк чагында иганәчеләрен дә таба. Балалар бакчасын ремонтлауда матди ярдәм күрсәткән Расим Шәйхаттаров, Булат Маннапов, Рәмис Шәйхаттаров, Наил Салихов, Дамир Нуретдиновка җылы рәхмәтен әйтте. Яңа Байлар авылында 50 метр юл иганәчеләр Мәгъфүрҗан Фәрвәев, Рубин Хаҗиев, Шамил Зарипов ярдәме белән төзелгән. Флүр Шәфыйков, Расим Шәйхаттаров, Руслан Шәйдуллин, Булат Маннапов, Фатыйх Шәйхетдиновлар җирлектә үткәргән чараларга кирәк булган матди ярдәмнәреннән ташламыйлар.
Ни генә димә, авыл кешесен туендыручы, яшәтүче - ул җир. Җирлегебездә Расим Мансур улы Шәйхаттаров җитәкчелегендә «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе уңышлы эшләп килә. Узган елда 1394 гектар җирдән 50649 центнер уңыш җыеп алынган. Хуҗалыкның 3337 гектар сөрү җире, 1360 баш мөгезле эре терлеге бар. Былтыр 5 млн 250 мең сумга КСУ-1 комбайны, тракторга тага торган арба, теземнәрне пресслаучы подборщик сатып алынды, ферма биналары төзекләндерелде. Эдуард Рәкыйпович күпләп терлек асраучылар, кош-корт үстереп шәһәр ярминкәләрендә актив катнашучыларны рәхмәт сүзләре белән телгә алды. Иске Байлардан Фатыйх Шәйхетдинов 255 гектар җир эшкәртә, 10 баш ат, 2 сыер, 4 бозау асрый, кирәк кешегә ашлыгын сата. Таһир Шәфыйгуллин 14 баш мөгезле эре терлек, Әбүзәр Хәмәтов 15 үгез, 1 сыер тота, Югары Байларда Азат Адиев 21 баш ат, 7 сыер, 6 үгез асрый. Илдар Закирҗанов кошчылык белән шөгыльләнә, ел буена 3 мең каз саткан. Яшь фермер Равил Хаҗиев хуҗалыгында 26 баш мөгезле эре терлек бар. Мал торагын төзекләндереп, таналар сатып алган. Күзкәй авылында Нәгыйм Салихов, Марат Галимҗанов - 10ар баш, Шамил Зарипов 20 баш үгез асрый. Бу исемлекне тагын дәвам итеп булыр иде. Җирдә эшләүче, терлекчелек белән шөгыльләнүчеләрнең исемнәрен мин дә хөрмәт белән телгә алдым, чөнки авыл хуҗалыгында күп еллар барган үзгәрешләр агымында югалып калмыйча, чын крестьян холкы күрсәтеп, алар җиргә тугры булып калганнар. Авылда эш юк бит, дип әйтергә яраталар яшьләр. Җир булганда эш бетми ул. Авылларыбыз халкының бәхетенә диимме, җитештерелгән продукцияне сатарга шәһәр базарлары янәшәдә генә.
Халык җыенында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев та башкарылган эшләрне уңай бәяләде.
- Авылларыгыз төзек, социаль объектлар әйбәт, иң мөһиме - авыл хуҗалыгы предприятиесе бар. Якыннан таныштым, ныклы хуҗалык, әмма резервлар бар әле. Әйтик, савым сыерлар санын ишәйткәндә отышлы булыр иде, - диде Фаил Мисбахович. - Хуҗалык булган җирдә көндәлек мәсьәләләрне хәл итү өчен матди мөмкинлек тә була. Авыл җирлеге акча белән ныгытылып бетмәгән, шуңа күрә хуҗалыкка таянабыз. Бүгенге көнгә алдагы еллардан җыелып килгән физик затлар салымы буенча бурычыгыз миллионнан артып киткән. Бу сумма җыелып бетсә, җирлектә уңай шартларны күбрәк тә тудырып булыр иде.
Авыл матур яши, сораулар да булмас инде, дип уйлаган идем җыенга килгәндә. Тормыш бер урында гына тормый шул, әнә, яңа йортлар салынган урамга газ кермәгән. Фаил Мисбахович район тормышы белән таныштырганда әйтеп узды: бүгенге көндә районда 20 меңнән артык йортка газ кермәгән икән әле, шәһәр каты булганлыктан, йортлар гөмбәдәй үсеп тора бит. Әмма ул өметне өзмәде, булышырга вәгъдә итте. Марсель Биктимеров диспансерлаштыру уздырганда тар белгечлек табиблары да килсен иде, район үзәк дәваханәсендә аларга кереп булмый бит, диде. Фаил Мисбахович халыкның күптәнге теләге - менә дигән шартлары булган Күзкәй дәваханәсе бинасында профилакторий оештыру хәстәрен күрәчәкләрен әйтте. Халык гөр килеп кул чабып кабул итте бу сүзләрне. Югары Байлар авылыннан Дамир Сәлахов кайчандыр алдынгылар сафында йөргән «Чәчкәле» колхозының шәхси кулга күчкәч таркалуы өчен борчылып сөйләде. Бөтен әйбер сатылып бетте, һич югы ындыр табагы белән бер сарайны саклап калырга иде, дип борчылды. Җавапта мәсьәләгә ачыклык кертергә булдылар.
Халык җыеннан канәгать булып таралды. Сорауларга җаваплар алынды, докладта да өметле генә вәгъдәләр, тормышка ашардай планнар яңгырады.
Заһидә Нәбиуллина.
Күзкәй авылы.
Сезгә менә бу материаллар да кызыклы булырга мөмкин:
Юлы да кирәк, газы да кирәк, суы да җитми, ләкин халык һаман Кече Шилнә җирлегенә агыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев