13 апрель 2018 яңалыклары
-
Апрельдә бакча эшләре
Апрель - бакчачы өчен җаваплы ай. Иң мөһиме - бакчадагы кар сулары җыелып торган урыннарны мөмкин кадәр тизрәк ерып җибәрергә кирәк. Су җыелып тору кура җиләге, бакча җиләге һәм клематис өчен аеруча куркыныч.
-
Удмуртия татарлары "Бишек туе" йоласын искә төшерде
"Гакыйка корбаны чалу йоласын искә төшерәсе килә: ир бала тугач, ике сарык, кыз бала туса, бер сарык чалырга кирәк", дип сөйләгән Исмәгыйль хәзрәт. Халыклар дуслыгы йортында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең "Ак калфак" оешмасы 107нче балалар бакчасы белән берлектә республиканың мәдәният йортларында эшләүче татар белгечләренә "Бишек туе" йоласын күрсәтте. Бәйрәмгә Җәмигъ...
-
Автомобиль йөртүчеләргә кабат имтихан тапшырту турында фикер яклау тапмады
Россиядәге ЮХИДИ башлыгы машина йөртү таныклыгын алмаштырганда "бернәрсә дә тапшырырга" кирәк түгел дип әйткән. ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников автомобиль йөртүчеләргә таныклык алмаштырганда кабат имтихан бирдерү турындагы фикергә каршы чыкты. Бу турыда ТАСС хәбәр итте. Черников мондый үзгәрешләр халыкара нормаларга, шул исәптән Юл хәрәкәте турындагы Вена конвенциясенә, каршы килә дип әйтте....
-
Суд Телеграмны блокировкалау турында карар чыгарды
Роскомнадзор, ФСБ вәкилләре Телеграмның шифрлау ачкычларын күрсәтергә теләмәве террорчыларга ярдәм итәргә, җәмгыятькә куркыныч тудырырга мөмкин дигән. Мәскәүдә Таганка суды Телеграм мессенджерын блокировкалау турында карар чыгарды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. Моңа кадәр Роскомнадзор Телеграмны блокировкалау турында судка мөрәҗәгать иткән иде. Агентлык хәбәр иткәнчә, суд бу эшне ярты сәгать эчендә...
-
Сезгә 5 минутта җыенып, космоска очарга тәкъдим ясадылар ди...
1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан «Восток» кораблендә беренче космонавт космик киңлеккә сәяхәткә чыга. Барлык кешелек гаҗәпкә кала. Гап-гади эш көнендә радиостанцияләр хәбәр итә: «Галәмдә - кеше!» Бу кеше - Юрий Алексеевич Гагарин була. Аның очышы бары 108 минут дәвам итә. Ләкин шул кыска гына вакыт эчендә ул кешенең галәмдә...
-
Сыерчыклар өйле булды
Биклән авылында мәктәп белән балалар бакчасы янәшә урнашкан. Балалар бакчасы ишегалдындагы агачлардагы кошларның матур итеп сайрашуы - күңелләрне иркәли, яз җитүе турында хәбәр итә.
-
Пасханы бәйрәм иттеләр
Үткән ялларда район авыл җирлекләрендә Олы көн яки, башкача әйткәндә, Пасха бәйрәме зурлап үткәрелде. Бәйрәм итү төнлә яки иртән чиркәүдә гыйбадәт кылу белән башлана. Гаиләләрдә посттан соң (христиан дине буенча сөтле һәм итле аш ашамый тору) мул ризыклы табын әзерләнә. Гореф-гадәт буенча бәйрәм куличы һәм буялган күкәйләр изгеләндерелә. Бу көнне...
-
Татарстан урманнарында санитар-экологик икеайлык кысаларында рейдлар үткәрелә
Республикада 100дән артык патруль бригадасы урманнарны тәртипкә китерү белән мәшгуль. Татарстанда санитар-экологик икеайлык кысаларында, урманнарны тәртипкә китерү, чистарту буенча эш алып барыла. Бүген Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, урманчылык хезмәткәрләре катнашында рейдларның берсе Матюшино урманында үткәрелде. Анда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты. "Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарында эш башланды. Урманнарда...
-
Югары Байлар авылы халкы: «Нигә безне үги итәләр?»
Күзкәй авыл җирлеге башлыгы халыкны борчыган сорауларның бер өлешен хәл итәргә ышандырды Редакциягә Югары Байлар авылында яшәүче хезмәт ветераны Флүр Исламовтан хат килде. «Үз исемемнән генә түгел, бөтен авыл халкының үтенече буенча язам. Күзкәй авыл җирлегенә кергән дүрт авыл арасыннан нигәдер безне генә үги итәләр, борчыган сорауларыбызга ачыклык кертергә булышмассыз...